Татарча Русский English

Яр Чаллыда Тинчурин театры гастрольләре башланды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген, 13 ноябрьдә, Яр Чаллы шәһәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры гастрольләре башланды. «Энергетик» мәдәният сараенда Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Назлы кияү» музыкаль комедиясе тәкъдим ителде. Спектакль зур уңыш белән узды. Чаллы тамашачысы тинчуринлыларны тулы зал, көчле алкышлар белән каршы алды.

Пьеса Кәрим Тинчурин тарафыннан 1915 елда ук иҗат ителсә дә, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Яшь буйдак Рәшитнең өйләнергә йөрүе турындагы хәбәрне ишеткәч, бай кияүгә кәләш сайлап, аны башлы-күзле итәргә теләүчеләр саны шундук күбәеп китә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт. “Яңа дусларның” мәкерле планнары инде тормышка ашам дигәндә генә, бер көтелмәгән сәбәп белән, бар да чәлпәрәмә килә. Әлеге явыз ниятләргә каршы торучы төп көч – чын мәхәббәт. “Бу – барыбызга да таныш темага яңа водевиль”, – дип билгеләп үтелә спектакль аннотациясендә. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин.

Иртәгә, 14 ноябрь 19.00дә, «Энергетик» мәдәният сараенда Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясе күрсәтелә. Рәхим итегез!

DSC_3905DSC_3941 DSC_3951DSC_3957 DSC_3920DSC_3927 DSC_3946DSC_3948 DSC_3977DSC_3993 DSC_3999DSC_4000