Татарча Русский English
17.00дә 17.12.2017

Күрәсем килгән иде…

Жанры- мелодрама.

Ир белән хатын, үз балалары булмау сәбәпле, ятимнәр йортыннан уллыкка бала ала. Бу адым барысының да күңеленә хуш килә: әби — бабай да, туганнар да яңа гаилә әгъзасы пәйда булуына сөенеп туя алмый. Бала йортка куаныч, бәхет китерә. Ләкин Алмаз үсеп буйга җиткәч очраклы рәвештә үзенең балалар йортыннан алынганлыгын белә. Һәм ул чын әти — әнисен күрү теләге белән яна башлый…

Тапкан гына анамы, әллә төн йокыларын калдырып бакканы дамы?

Спектакльне карагач әлеге сорауга җавапны һәркем үзе табар.

Драматургы — Исламия Мәхмүтова

Режиссеры —  Исламия МӘХМҮТОВА

Рәссамы — Альберт НЕСТЕРЕВ

Композиторы — Чыңгыз АБЫЗОВ

Хореографы — Чулпан ЗАКИРОВА

Рольләрне башкаралар:

Алмаз — Рөстәм Гайзуллин

Хәмидә — Гүзәл Гайнуллина

Альберт — Харис Хөснетдинов

Әби — Исламия Мәхмүтова

Зөләйха Хәкимҗанова

Бабай — Нуретдин Нәҗмиев

Хәлимә — Резеда Төхвәтуллина

Люция Галләмова

Галимҗан — Ирек Хафизов

Элла Василовна — Лилия Мәхмүтова

Салих Мәрданович — Ренат Шәмсетдинов

Гөлназ — Гөлчәчәк Хафизова

Малай — Ислам Хафизов

Спектакльнең премьерасы  2011 елның 22 декабрендә булды.

Спектакль 2 сәгать 05 минут бара.

Cпектакль 6 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (6+)