Татарча Русский English

Җитмештә дә сәхнә түрендә!

Кәрим Тинчурин исемендәге театрда янә юбилей. Татар сәхнәсенең якты йолдызларыннан саналган Исламия Мәхмүтовага быел җитмеш яшь тулды.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, кабатланмас талант иясе Исламия Мәхмәтова 6 декабрь көнне олуг бәйрәменә чакыра.

Ярты гасыр гомерен театр сәнгатенә багышлаган артист, әле бүген дә Тинчурин театры сәхнәсендә дан тота, күпсанлы образлар тудыра, үзе дә спектакльләр куя. Театр белгечләре раславынча, аның иҗатына кызыксыну артканнан-арта гына бара. Ул һаман да тамашачыларны сокландырып, моңландырып, рухландырып яши. Актриса үз тамашачылары күңеленә ачкыч тапкан, меңләгән йөрәкләрне сөендергән, шатландырган олы сәхнә остасы.

Юбилей кичәсе сәхнәсендә юбиляр үзе һәм татар эстрадасы йолдызлары башкарган җырлар яңгыраячак. Шулай ук, Казанның иҗат коллективлары чыгышлары була. Артистны котларга хөкүмәт җитәкчеләре, хезмәттәшләре, дуслары һәм, әлбәттә, яраткан тамашачысы килә.

Бәйрәм кичендә Исламия Мәхмүтова турында бәян иткән китапны тәкъдим итү дә фаразланыла. “Мәхәббәт чишмәсе” дип аталган басма Исламия ханымның язган пьесалары, артисттан төрле елларда алынган әңгәмәләр, язмалар фоторәсемнәр белән баетылган.

Театр фойесында артист Исламия Мәхмүтова уйнаган спектакльләрдән һәм аның шәхси тормышына кагылышлы фотолардан гыйбарәт күргәзмә дә оештырыла, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

03 Декабрь 2013, «Интертат»