Татарча Русский English

Тинчурин театры традицион бәйрәм спектакльләренә чакыра

24-29 августта, Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры казанлыларны һәм башкала кунакларын традицион бәйрәм спектакльләренә чакыра. Быел августта тинчуринлылар тамашачылар аеруча яратып кабул итә торган 6 спектакль тәкъдим итәчәк.

Спектакльләр циклы 24 августта сезон премьерасы  – күренекле драматург Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” музыкаль комедиясе белән башланып китә. Дүрт дус егетнең җәйге маҗаралары турындагы әлеге заманча спектакльне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерде. Театр сәхнәсендә чагыштырмача аз вакыт уйналуына карамастан, тамашачы комедияне инде яратып өлгерде.

25 августта И.Галинең “Беренче мәхәббәт” тылсымлы комедиясен карап булачак. Мәңгелек мәхәббәт темасы, аталар белән балалар арасындагы каршылык проблемасы, гармонияле актерлар ансамбле һәм режиссер осталыгы спектакльне уңышлы һәм халыкчан итеп танытты. Пьесаны театрның баш режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куйды.

26 августта тамашачылар К. Тинчуринның “Назлы кияү” спектаклен карый ала. 1915 елда ук иҗат ителгән әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Бай буйдак Рәшит өйләнергә җыенуын белдерә. Күңеленә хуш килгән кәләшне табып биргән кешегә исә алтын бизәнү әйбере вәгъдә итә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт…

27 августта “Әллә язмыш, әллә ялгыш” спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль Н.Нестерованың “Выйти замуж” дип исемләнгән чәчмә әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән. Режиссер Резеда Гарипова шуның буенча драма әсәре, ягъни инсценировка эшләгән. Сюжет исә бик гади. Төп герой — Люция, барлык кешеләр кебек үк, бәхетле булырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Ул чиста, намуслы, самими. Шул сыйфатлары аркасында төрле маҗараларга юлыга, әмма могҗизаларга ышанудан туктамый.

28 августта Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Эх, алмагачлары!” спектакле була. Комедия жанрындагы әлеге спектакль 6 яшьтән өлкәнрәк тамашачыга исәпләнгән, шуңа да аны бөтен гаилә белән килеп карарга мөмкин. “Эх, алмагачлары!” юмор, кешелеклелек белән сугарылган, ул кәефне күтәрә һәм күңелдә уңай тәэсирләр калдыра. Спектакльнең режиссеры — Рәшит Заһидуллин.

29 августта театр сезон премьерасы – “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын тәкъдим итәчәк.  Спектакльнең яңа куелышы күренекле татар язучысы һәм драматургы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышлана. Төп рольдә – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова.

Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә. Билетларны театрның рәсми сайтыннан һәм кассадан сатып алырга мөмкин. 

 Рәхим итегез!  

☎ Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 

 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru 

WJeOqaaBogM