Татарча Русский English

Илгизәр Хәсәнов : «Мин хыялыйрак кеше» («Ирек мәйданы» газетасы)

Untitled-20

Татарстанның халык артисты Илгизәр ХӘСӘНОВка 25 майда 60 яшь тулды. Кулына диплом алганнан бирле сәхнәдә ул. 40 елга якын гомерен Илгизәр абый Тинчурин театрына багышлаган.

— Бер атна гына Минзәләдә эшләп кайттым да, шуннан бирле Тинчурин театрында мин, — ди Илгизәр абый. — Башка эштә үземне күзалдына да китерә алмыйм. Кечкенә генә роль булса да, тәмам эченә кереп чумам, шуның белән яши башлыйм. Мин хыялыйрак кеше шул!

Безнең белешмә:

Тулы исеме: Илгизәр Галимҗан улы Хәсәнов

Туган җире: Казан

Туган көне: 25 май, 1957 ел

Белеме: Казан театр училищесы

Гаилә хәле: хатыны — Резеда, кызы — Ләйсән

Иң популяр рольләре: Әмир Якупович (“Әллә язмыш, әллә ялгыш…”, Саттар (“Гайфи бабай, өйлән давай!”, Хәйбуш-(“Эх, алмагачлары!”) һ.б.

 

“Шәһәрдә тудым, авыл йортында үстем”

— Илгизәр абый, Казанда туып-үскәнсез. Ләкин сезне Минзәләдән, дип уйлаучылар да бар. Ачыклык кертик әле.

— Казанда тудым. Шәһәр егете булсам да, авыл йортында үстем. Өебез Казанның Киров районындагы “Ягодинская” бистәсендә иде. Нык сазлыклы җир ул. Иде дип, хәзер дә бар. Әмма өй калмады инде, җире генә тора. Үзебез шәһәр фатирында яшибез.

Минзәлә егете, дип үземә дә әйтәләр. Үзем дә аптырыйм. Чынлап та, моңа нокта куйыйк әле. “Минзәлә түгел, Казан егете мин!” — дим. Әти-әнием Кама Тамагы районыннан. Әле бер китапта да, Минзәләдә туган, дип язганнар. Театр училищесын тәмамлагач, мине Минзәлә театрына эшкә җибәрделәр. Анда нибары бер атна булып кайттым һәм тарихка кереп калдым (көлә). Шуның белән буталыш киткәндер.

— Ни өчен бер атна гына эшләдегез?

— Марсель ага Сәлимҗанов курсында укыдым. Бу минем өчен зур дәрәҗә иде. Училищены тәмамлагач та, якынмы-еракмы, иң мөһиме театрга урнашу иде. Чөнки артист булу теләге шулхәтле көчле булды. Минзәләгә юллама бирелгәч тә, бик теләп киттем. Әлмәт, Минзәлә театрларының гөрләгән чагы иде. Әмма бер атнадан миңа армиягә чакыру килеп төшмәсенме. Саубуллашып, киттем инде. Хезмәт итеп кайткач, 1980 елда Тинчурин театрына урнаштым.

Страсти по докладу - 44

“Юбилей көзгә кала”

— Илгизәр абый, 60 яшьлек юбилеегызны ниндирәк рухта үткәрергә планлаштырасыз?

— 25 майда туган көнем. Ике көннән Рамазан ае башлана. Шуңа әлегә үткәрмәскә булдым. Октябрь ахырына таба оештырырмын, дип торам. Аннан, хәзер тамашачы күбрәк авылларда, бакчада… Шуңа юбилей кичәсен сәхнәдә көзен үткәрү әйбәтрәк булыр.

— Ә болай туган көннәрне үткәрәсезме?

— Үткәргәлим. Ул, якыннар белән җыелышып, нигездә бакчада уза. Кайвакыт хатын белән икәү генә дә үткәреп җибәрәбез.

— Романтик кичә оештырасыз алайса?

— Хатын элегрәк өстәл әзерли иде. Соңгы елларда рестораннарга чакыргалый. Әллә әзерләргә иренә башлады шунда (көлә). Хәзер рәхәт бит, ресторан-кафелар нинди генә меню белән шаккатырмый. Аннан, августта аныкын шулай үткәрәбез. Хатын алып бармаса, ресторанга чыккан да юк.

— Җәйләрегез ешрак дачада уза. Бакча эшләре ничек? Ниләр башкарырга өлгердегез?

— Бакча эшләре әллә ни гөрләми әле быел. Баштарак җылы булып алды да… Кыяр үсентеләрен җиргә күчереп, пакет кидереп, бәйләп калдырган идем. Күптән түгел барып карасам, салкыннар үз эшен иткән: кыярларым кипкән, шиңгән… Хәзер яңадан сатып алып утыртасы инде.

DSC_4633

— Бакчагыз кайсы якта?

— Югары Ослан районында. Урыныбыз бик матур, якында гына Идел елгасы.

— Машина белән йөрисездер?

— Юк! Машина түгел, йөртү таныклыгым да юк әле. Техникага алай исем китми. Мәктәптә 9-10 нчы сыйныфларда өстәмә һөнәр үзләштерү бар иде. Безне мәҗбүри слесарьлек серләренә өйрәттеләр. Чүкеч, пычкы… Аларны укымасам да тота белә идем инде. Махсус курслар үттек. Без мәктәпне тәмамлап киткәч кенә, шоферлыкка өйрәтү башланды. Дөрес, уку белән генә әллә ни хәл дә ителмәстер иде. Ни дисәң дә, бераз техникага карата кызыксыну булу кирәк. Миндә ул бик юк. Әй, хәзер машинаң булмау мода, оригинальрәк тоела (көлә). Эшкә Яңа Савин районыннан автобуска утырып киләм. Бер проблема да юк. Ул юлдагы машина! Бөкегә эләкмим дип, сәгать 10 да буласы репетициягә 9 нчы яртыдан чыгып китәм.

— Руль артына бер дә утырганыгыз юкмы?

— Элек, үсмер чакта, әти-әнинең туган ягына — Кама Тамагы районына кайтканда утырып карадым тракторына да, машинасына да… Бервакыт трактор көпчәге зиратка кереп китмәсенме… “Минеке түгел икән. Җитте! Миннән шофер чыкмый”, — дидем. Шул соңгы утыруым булгандыр.

Amer_069

Мактанып әйтмим, кирәк икән ала алам мин машинаны. Әмма кирәге юк. Хезмәттәшләр кайчак шаяртып куйгалый. “Кайчан мин утырып: “Машинам, әйдә уңга борыл, сулга кит, тегендә бар”, — дигән әмерләремне үти алырлык тимер ат чыга, шул вакытта алачакмын”, — дим. Кирәксә, энекәшкә утырып йөрим. Мин барыбер хыялыйрак кеше. Рәсем белән дә мавыгам, шуңадыр, холык та башкарак.

— Хәзер күпләрне хатыннары йөртә…

— Юк, икебез дә җәмәгать транспортына тугрылыклы (көлә). Әнә, яшәсен автобуслар! Хатыным Резеда Пенсия фондында эшли. Ул да автобус белән йөри. Әтисенең машинасы бар иде. “Әйдә, өйрән”,— диде. Анысына да теләк булмады.

— Кызыгыз тормыштамы?

— Ләйсән юридик факультетны тәмамлады. Кияүдә. Хәзерге вакытта бала белән өйдә утыра. Ике оныгыбыз бар. “Дәү әти”, дип яратып эндәшәләр. Кызым гаиләсе белән Киндери бистәсендә яши. Киявебез азәрбайҗан милләттеннән. Казанда үскән. Безне хөрмәт итеп яши.

Кунакларга йөрешәбез. Чакырып кына торалар… Бала карарга (көлә).

“Яшьләрдән калышмаска тырышам”

— Илгизәр абый, башка җирдә хезмәт куймыйсызмы?

— 1997 елдан бирле Киров районындагы татар балалар үзәгендә эшләп килдем. Анда башта драмтүгәрәк булды, аннан театраль студия итеп үзгәрттек. Әмма соңгы вакытларда вакыт ягы гел тыгыз шул. Бик иркенләп йөреп булмый. Шулай да, спектакльләр, репетицияләр булмаган чакта, барып кайтам. Балаларны төрле конкурсларга да әзерлибез.

— Балалар театрга тартыламы соң?

— Аларны өйрәтеп була. Теләкләре дә бар кебек. Ләкин… Балаларның бер кулында — “Смартфон”, икенчесендә бүлеп бирелгән роль сүзләре. Телефонга текәлгәннәр, кайберләре шуның белән артык мавыгып, роль эченә кереп китә алмый. Нинди заман бу?! Телефоннан аерып булмый балаларны.

Ул эш тә вакытны күп сорый. Аннан, яшь тә бара бит. Бераз ару да сизеләдер инде. Иң мөһиме төп эшемә — театрга зыян китермәскә.

— Илгизәр абый, үзегез спектакльгә әзерләнгәндә текстларны тиз отасызмы?

IMG_5520

— Элегрәк, кызым югары уку йортында белем алган чакта, ул да, мин дә кич өйгә кайткач, ашап-эчеп, бераз ял иткәч, аны да үз эшемә җигә идем. Икәүләшеп репетиция башлыйбыз. Ләйсәнгә дә роль бүлеп бирәм. Шулай кабатлый башлый идем. Алай тизрәк өйрәнелә. Кызым кияүгә чыккач, хатынны “мәҗбүр” итә башладым. “Куй планшетыңны. Менә сиңа кәгазьләр!” — дип тоттырам хатынга. Шулай җаен таптым. Ни дисәң дә, театрда текстны яшьләр барыбер тизрәк ота, зиһеннәре әйбәт. Алардан калышасы, сынатасы килми бит әле. Шуңа өйгә алып кайтам инде. Ә ашыкканда үзеннән-үзе тиз отасың (көлә). Бигрәк тә берәр ашыгыч сәбәп белән берәр артистны алыштырырга туры килгәндә.

— Илгизәр абый, сез интернетта юк бугай? Бер дә күренмисез…

— Аллам сакласын! Ул, каты итеп әйткәндә, энәгә утыру белән бер. Юл аша чыкканда да шуннан аерыла алмыйлар бит, кайберләре машина астына кергәннәрен дә белми. Нинди генә аянычлы хәлләр булып тормый. Бөтенләй кирәк түгел, димим. Әллә нигә бер, бик ашыгыч мәгълүмат кирәккәндә генә интернетка мөрәҗәгать итү мөмкиндер. Әмма аның колы булучыларга, көне-төне кирәксез фото-видеолар карап утыручыларга аптырыйм. Роль артында да күп күзәтелә: хатын-кызлар еш кына үзләрен видеога, фотога төшереп бара.

dsc_1557

— Театрда сезон кайчанрак ябыла?

— 29 май тирәләрендә эш тукталыр. Аннан ял башлана. 10-15 августларда кабат эшкә җыелышачакбыз. Җәй бакчада үтәчәк.

— Җәйге ялларыгыз күңелле һәм файдалы узсын, Илгизәр абый!

Әңгәмәдәш — Лилия ЙОСЫПОВА.