Татарча Русский English

Тинчурин театры, Тукайга багышлап, өч спектакль күрсәтә

Апрель Татарстанда Тукай ае буларак билгеләп үтелә. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, кичә, 17 апрельдә, Мамадышта Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән «Сөй гомерне!» шигъри драмасын күрсәтте. 24 апрельдә әлеге спектакльне Яшел Үзәндә яшәүчеләр, 25 апрельдә Казан укучылары тамаша кыла алачак. “Сөй гомерне!” — Г.Тукайның “Исемдә калганнар”(1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән драма. Спектакльгә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар да кертелгән. Бу Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә. Шигъри драманың премьерасы 2011 елда булды. Аның режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Театр әлеге спектакль белән Россия төбәкләрендә генә түгел, ә чит илләрдә — Бельгия, Төркия, Финляндиядә дә булып кайтты.

GZWPwrkhMfc DSC_10251 DSC_10161

Театр тарафыннан Тукайның туган көне уңаеннан оештырылачак чараларның чираттагысы 20 апрельдә була. Бу көнне Сабада А.Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук мәктәп укучылары белән очрашу да көтелә. 25 апрельдә исә Казан укучыларына Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Шүрәле-online ” cпектакле тәкъдим ителәчәк. Төрле тылсым һәм могҗизаларга, уен-көлке һәм җыр-биюләргә бай әлеге әкият нәниләр күңелендә туган җиргә, туган телгә, китапка мәхәббәт тәрбияләүдә ярдәм итәр.

IN1B6069 Шурэле-онлайн