Татарча Русский English
18.30 сәгатьтә 27.04.2017

Бер күрешү — үзе бер гомер

Жанры- музыкаль комедия

Игътибар! Өйләнешкән парлар, гаилә бәхетенең рецептын саклап калырга ашыгыгыз! Әхмәт һәм Мәрьям бәхетле гаилә тормышында көн итүче ир белән хатын. Ә бәлки шулай тоела гынадыр. Әгәр дә сөйгәнеңнең кесәсе калын булып, аның “куышы” Мальдив утрауларында булса- ул чакта уртак тормышның җәннәткә әвереләсенә Мәрьямнең һич шиге юк. Ә Әхмәт исә, киресенчә, ашказаның көндәлек тормышның чынбарлыгын гел искә төшереп торуга карамастан, җанга якын “куышыңның” түбәсе тишек булса да, дөньяда үз почмагыңнан да якын, кадерле урын юклыгына ихлас ышана. Мәрьям сериаллар ярата һәм аның ана булу теләге һич гамендә юк. Әхмәт исә, сый- хөрмәтле, балалар тавышыннан гөрләп торган өй турында хыяллана. Бер карасаң, барсы да нәкъ башка кешеләрдәге кебек… Ләкин көннәрнең берендә аларга көтмәгәндә дуслары кунакка килеп төшә. Һәм бу очрашудан соң аларның тормышы күпкә үзгәрә, ул тагы да кызыклырак һәм мәгънәлерәк төсмер ала. Спектакль нечкә юмор, ихлас ирония, көтелмәгән вакыйгалар агышы белән сугарылган.

Драматургы- Фәнис Яруллин

Режиссеры һәм сценография авторы- Рәшит ЗАҺИДУЛЛИН, РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе

Композиторы- Мәсгут ИМАШЕВ, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Музыкаль бизәлеш- Ксения МӨХӘММӘТҖАНОВА Хореографы- Лилия ЗИННӘТУЛЛИНА

Хормейстеры-Алия ХӘМЗИНА

Рольләрне башкаралар:

Әхмәт- Харис Хөснетдинов

Мәрьям- Резедә Сәләхова

Диләрә Фәттахова

Ризван- Булат Зиннәтуллин

Халидә- Гөлназ Нәүмәтова

Спектакльнең премьерасы 2014 елның 6 ноябрендә булды.

Спектакль 2 сәгать бара.

Cпектакль 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. (16+)