Татарча Русский English

Зөлфәт Закиров: «Театрда эшләү өчен фанат булу сорала» («Интертат.ру»)

Театр яктылыкка, нурга илтә… Заманында Тукай каләменнән тамган бу сүзләргә күпме өмет, ышаныч, хыяллар салынган булган. 22 декабрь көнне татар мәдәнияте җәмәгатьчелеге  театр туган көнне билгеләп уза.

Тарих битләрен барлаганда, моннан нәкъ 110 ел элек Казаныбызда тәүге тапкыр киң катлам җәмәгатьчелеккә татар телендә спектакль тәкъдим ителгәнен күрәбез.  Ярлы студентлар өчен акча җыю максатыннан оештырылган тамашаны күрсәтергә губернатор шәхсән үзе рөхсәт биргән.

Тәүге тапкыр сәхнәдә «Кызганыч бала» драмасы һәм «Гыйшык бәласе» комедиясе тәкъдим ителә. Әлеге вакыйга татарлар өчен бик куанычлы мизгел булып тарихка беркетелеп куела. Нәкъ шул көн татар театрының дөньяга аваз салуы буларак  кабул ителә. Ә 1907 елда музыкант һәм җырчы  И. Кудашев-Ашказарский Оренбургта театр төркеме оештырып җибәрә, гастрольгә чыгалар, ягъни профессиональ татар  театр  труппасы эшли башлый… Драматург  Николай Островский:  «Театр  оешу – милләтнең камиллеген, өлгереп җиткәнлеген раслаучы зур тарихи вакыйга!» – дигән.

Бүгенге чынбарлыкка кайтсак, бер гасыр элек  пәйда булган галиҗанәп тамаша сәнгате мул җимешләрен бирә. Казанда гына да хәзер 7 профессиональ театр эшләп килә.  Шуларның бишесе татарча иҗат итә. Бүгенге театралларыбыз кемнәр соң? Араларында К.Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров исеме игътибарга лаек. Яшь булса да, төрледән төрле образлар иҗат итүе белән тамашачылар мәхәббәтен яуларга өлгерде инде ул. Intertat.ru укучылары белән  Зөлфәт үзенең иҗаты, тормышы турындагы уй-кичерешләрен уртаклаша.

Театр…  Тамашачы уйлый торгандыр: театр кешесе, артист халкы үзгә тормыш белән яши, сәхнәгә чыгып уйный да, алкышларга күмелеп кенә яши, дип. Юк, безнең тормыш агымы нәкъ башкаларныкы кебек үк! Бары тик театр дигән икенче йортыбыз һәм андагы бердәм гаиләбез генә бар…

Роль тәгаенләнгән көн – иң шатлыклы, куанычлы көн инде ул. Шул мизгелдән син очып кына йөри башлыйсың… Ләззәтле һәм иҗади татлы газап чоры башлана. Болар барысы да минем өчен бик мөһим. Төрле ысулларны куллана-куллана образыңны эзлисең. Режиссер белән эзләнү, күзәтү бара. Спектакль куелганнан соң, героемны үзгәртергә алынмыйм, фәкать профессиональ яктан үстерергә генә тырышам. Артист өчен чираттагы  һәр спектакль яңадан, беренче тапкыр уйналган кебек.

«Сүнгән йолдызлар» дагы Надир мәхдүм  образы кабатланмас булырга тиеш иде. Спектакльдә моңа шактый басым ясала. Образны тудырганда, шактый кискен уй-кичерешләр аша узарга туры килде. Эчке тойгыларым режиссерныкы белән туры килгәнгә, сәхнә героебыз шулайрак килеп чыкты да инде.

Яшь иҗатчыга Мәскәүдә мөмкинлекләр күбрәк. Теләк кенә булсын! Яшьләр,  беркайчан да куркып калмагыз, үзегезне сынагыз, башкаларга күрсәтегез. Бу тормышта хыялларны тормышка ашырырга, һичшиксез, кирәк дип саныйм. Татар баласына еш кына тыйнаклык комачау итә шул…

Кино – үзе бер тормыш. Азмы-күпме бездә дә кино бар, мин канәгать.  Татарстанда күпме талантлы, иҗат кайнарлыгы сүнмәгән иҗатчы яшәп ята. Алар белән әллә нинди олы проектларны да башкарып чыгарга мөмкин булыр иде. Безгә күптән инде Мәскәүне узып китәргә вакыт! Бу минем хыял гына түгел, дип уйлыйм… Ниндидер кузгалыш, дәртләнү, кабыну җитми сыман.

К.Тинчурин театры ул – бренд һәм без ул дәрәҗәне  югары тотабыз. Спектакльләр төрле була: комедия, моңсу комедия, драма, абсурд. Алардагы «образдан чыгу»  юллары да төрлесенеке төрлечә… Пәрдә ябылуга, тыныч кына бүлмәңә барып гримыңны салганда ук, образдан айнып китәсең дә, тыныч күңел белән өйгә юл тотасың…

Мораль яктан авыр спектакльләр дә очрый икән. Әйтик, Славомир Мрожекның «Шашкан бабай» абсурд пьесасы. Эчке яктан  уйландыра торган әсәр. Аның өстенә, физик яктан да бик җиңел дип әйтеп булмый.  Тойгыларны тиз генә йөгәнләү дә мөмкин түгел. Фани дөнья мәшәкатенә җәһәт генә кереп китә алмый газапланып аласың… Станиславский әйтмешле, «Вижу как дано, отношусь как задано». Шушы принцип белән эшлим, шуңа таянып образлар тудырам.

Театр – ул катлаулы җәмгыять. Зур гаилә шикелле. Ә өйдә булган хәлләрне урамга чыгып сөйләмиләр… Үз хисләрен яшерә белмәгән артист кеше юктыр инде ул. Чынында, безнең театр тату һәм бердәм  гаилә шикелле.  Бергәләп эшлибез, ял итәбез, үзара булышабыз. Иң мөһиме: бер-беребезнең шатлыкларына куана беләбез. Театрда эшләү өчен фанат булу сорала. Ләкин шул фанатикка ашау, яшәү, гаиләне кайгыртып тору да зарур икәнен онытмаска кирәк.

Студентларым белән минем яшь аермасы зур түгел.  Үзем дә күптән түгел генә Казан театр училищесын тәмамладым. Шуңа күрә укыту процессы кызыклы һәм күңелле уза. Шул ук вакытта катлаулы да. Мин укучыларым белән эзләнүдә, аларның тормышы минеке белән  тыгыз бәйләнгән. Мин алар өчен үземне җаваплы дип хис итәм.

Театрда ике буын  режиссерлар  булуы артист өчен бәхет инде ул. Театрыбызда баш режиссерыбыз Рәшит Заһидуллин һәм Резидә Гарипова белән эшлибез. Алар икесе ике төрле, тормышка карашлары, уй-фикерләре, эш алымнары да бер-берсе кабатламый. Һәр икесе дә артистны төрлечә ача. Икесе дә зур профессионаллар, үз эшләрен ярата, аңлатып бирә һәм тиеш урында яклый белә торган шәхесләр.

Мин – әти! Аллага шөкер! Менә монысы инде – татлы, ләззәтле образ. Айзилә кызыбыз тугач та, бөтенләй икенче тормыш башланды. Әти образын тырышып-тыршып башкарам (хатынымның зарланганы юк). Бу образ инде, театрдагы кебек үк, төрле жанрда сыналырга мөмкинлек бирә. Иртән уянгач, өйдә – комедия, ә кичен драмасы да булгалый. Ә кызым белән икәү генә калган чакларда «полный абсурд» башланырга да мөмкин. Ярый әле тормыш иптәшем Айгөл – театрны яратучы кеше. Үзе медицина кешесе булса да, татар театр сәнгате өчен җанын фида кылырга әзер. Иҗатымда ул зур таянычым булып тора. Рәхмәт аңа!

Егерме елдан соң нәрсә буласы турында, дөресен генә әйткәндә, уйланганым юк. Танылган артист, укытучы, кино өлкәсендә эз калдырган шәхес, бәхетле ир уртасы кеше, әти, ә бәлки дәү әти дә булып куярмын әле. Шунысы ачык: бәхет ачкычы һәрберебезнең үз кулында. Тормыш юлыбызны үзебез сайлыйбыз… Яраткан һөнәрем, яраткан кешеләрем янәшәсендә булырга язсын.

Мин бәхетле, дип әйтүчеләргә хәзер сәерсенеп карау гадәте сизелә. Шулай да мин үземне бәхетле кешеләр рәтенә кертәм әле. Яңа туган  һәр көн ул – үзе бәхет инде.  Туган көн, премьера көне, баламның тәпи йөреп киткән мизгелләре – болар барысы да Аллаһ бүләге… Шуны калебеңнән аңлап, шушы хиссият белән яшәү мәслихәт. Һәркемгә дә шуны теләр идем.

Белешмә:  

Зөлфәт Хәйдәр улы Закиров.
1989 елда Казанда туган.
2008 елда Казан театр училищесын, 2012 елда Россия театр сәнгате университетын (ГИТИС) тәмамлый.
Театрда 2012 елдан эшли.
Казан театр училищесында укыта.
Өйләнгән, хатыны Айгөл белән Айзилә исемле кыз үстерәләр.

 Мөршидә КЫЯМОВА, «Интертат», 21.12.2016