90 СЕЗОН

Җәйге экскурсияләр

Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!

Экскурсиядә катнашучылар театрның бай тарихы, республиканың мәдәни мирас объекты булган бина тарихы, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты һәм шәхси әйберләре, шулай ук театр цехлары һәм бүлекләренең эшчәнлеге белән дә таныша алачаклар.

Театр ул – тормыш, театр ул – яшәеш!
Экскурсия
«Кыз алу» йоласы

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан халкын һәм башкалабыз кунакларын бай мирасыбызны чагылдырган  «Кыз алу» йоласына чакыра. Гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән интерактив экскурсия спектакле тамашачыларны тулаем туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәменә алып кереп китәчәк. Биредә аларны җыр-биюләр, такмак әйтешүләр, кызыклы биремнәр һәм кияү коймаклары белән тәмле чәйләр көтә. Әлеге тамаша яңа…

«Кыз алу» йоласы
Экскурсия
Оркестр буенча сәяхәт

Әлеге концертлар вакытында баш дирижер, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты И.Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркесты тыңлаучыларны оркестр, аның составы белән таныштыра, дөньядагы оркестрларның тарихы һәм эволюциясе турында кыскача мәгълүматлар китерелә, оркестр солистлары оркестрдагы һәр инструментның үзенчәлекләрен күренекле ватан һәм чит ил композиторлары әсәрләре мисалында күрсәтәләр. Концертлар циклының яшь буенча чикләүләре юк, репертуары һәм хикәяләү стиле…

Оркестр буенча сәяхәт
Экскурсия