91 СЕЗОН

array(0) { }
50 генә әле…
1 сәгать 50 минут
Юбилей кичәсе
6+

11 октябрь, 18 сәгать 30 минутта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның атказанган артисты Харис Хөснетдиновның 50 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе була.

Харис Мөхәммәтнур улы Хөснетдинов 1974 нче елның 30 нчы сентябрендә Татарстан Республикасының Саба районы, Кече Мирәтәк авылында туа. 1998 нче елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер институт) тәмамлагач, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.
Х.Хөснетдинов ихлас һәм табигый таланты ярдәмендә бер-берсенә охшамаган бихисап үзенчәлекле образлар тудырып, халкыбызның сөекле артистына әверелде. Аның иҗат биографиясен Исмәгыйль (К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”), Бики (Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”), Булат (И.Гали “Беренче мәхәббәт”), Әхмәт (Ф.Яруллин “Бер күрешү – үзе бер гомер!”), Альберт (И.Мәхмүтова “Күрәсем килгән иде…”), Илмар (Н.Гаетбай “Ничек кияүгә чыгарга?), Әскәр (З.Хәким “Акча бездә бер букча”) һ.б. юмор белән сугарылган, тирән кичерешләргә бай рольләре бизи.

Күренекле сәхнә остасы Харис Хөснетдинов, иҗат белән бергә, милли көрәш өлкәсендә дә зур уңышларга иреште. 2011 нче елда ул Республика дәүләт театрларының Театраль Сабан туенда Милли көрәш буенча Абсолют батыр калды һәм автомобиль белән бүләкләнде.
«50 генә әле…» дип исемләнгән юбилей кичәсендә исә Харис Хөснетдиновны якташлары, хезмәттәшләре, курсташлары, якыннары котлаячак. Шулай ук кичәдә юбиляр катнашында төрле спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк.

Билетлар: