91 СЕЗОН

array(0) { }
Йөрәк балкый, йөрәк кабына
1 сәгать 40 минут
Юбилей кичәсе
6+

18 октябрь, 18 сәгать 30 минутта, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисткасы Миләүшә Нәҗмиеваның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе була.

Миләүшә Тәлгать кызы Нәҗмиева 1964 нче елның 17 нче октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1987 нче елда Казан театр училищесын тәмамлагач, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.

М.Нәҗмиева тынгысыз һәм талантлы иҗаты нәтиҗәсендә Сөембикә (Ф.Яруллин “Сөембикә егет сайлый”), Маһинур (Г.Зәйнашева “Гайфи бабай, өйлән давай!”), Роза (Ш.Фәрхеидинов “Бәйрәм белән, кызлар!”), Магдалена (Ф.Г.Лорка “Бернарда Альба йорты”), Фатыйма (Ш.Хөсәенов “Чулпан”), Камилә Әхәтовна (И.Гали “Беренче мәхәббәт”), Сылу Кыямовна (Ш.Фәрхетдинов “Ай, былбылым!”) кебек бихисап образлар тудырды. Әлеге төрле холыклы, гыйбрәтле язмышлы тормышчан хатын-кыз образлары аша тамашачыларның күңелен яулады.
«Йөрәк балкый, йөрәк кабына» дип исемләнгән юбилей кичәсендә Миләүшә Нәҗмиеваны дуслары, хезмәттәшләре, курсташлары, якыннары котлаячак. Шулай ук кичәдә юбиляр катнашында төрле спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, җыр да яңгыраячак.

Билетлар: