90 СЕЗОН

array(0) { }
Тукай эзләреннән
40 мин
Квест
6+

«Тукай эзләреннән» квесты Тинчурин театрының режиссеры Камил Гатауллин тарафыннан 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен әзерләнгән проект. Әлеге иҗади уен вакытында балалар танылган татар шагыйре Габдулла Тукайның әкият геройлары Су анасы, Шүрәле, Батыр чыгышы ярдәмендә Тинчурин театры белән танышалар. Шулай ук музейда, бутафория цехында, өс киемен салу урынында, портретлар залында булалар һәм «Күңелле стартлар» һәм «Еракка сикерү» уеннарында катнашалар.

Квест вакытында балалар Габдулла Тукайның иҗаты белән танышачаклар. Мавыктыргыч квестның ахырында шагыйрьнең үзе белән «очрашу» көтә. Очрашуда Тукай балаларга яңа әсәрен укый.

Авторы һәм режиссеры – Камил Гатауллин.

Рольләрдә – Татарстаннның атказанган артисты Илсур Мортаза, Әдилә Хәсәнова, Ләйсән Вәлиәхмәтова, Рәйсә Борһаниева.

Билетлар: