91 СЕЗОН

array(0) { }
Яратам! Бетте-китте!
2 сәгать 10 минут
Комедия
6+

Ике генә өе калган Җиләкле алан авылында тыныч, салмак кына тормыш кичергән өч картның дөньясына, мәхәббәтнең ни икәнен дә аңламаган Гөлия белән Роман бәреп керә. Яшьләрнең яшьлек җүләрлекләре, үпкәләшүләре, ярсулары Фаил картның күңеленә тия. Һәм шук бабай менә өзеләм, менә өзеләм дип торган сөю җебен ялгар өчен мәхәббәт сценариен “яза”.

Әмма язмыш Фаил бабай планыннан да кызыграк булып чыга. Биредәге һәрбер геройның тормышын бөтереп алып, үткән хәтирәләргә, яшьлектәге хаталарга, хыянәтләргә, хөрмәткә һәм иң мөһиме мәхәббәткә алып кереп китә.

Җыр-бию, шаярулар белән үрелеп барган әлеге спектакльдә бетеп баручы авыл проблемасы да, мәҗбүри кушылган гореф-гадәт, йола күренешләре дә, сандыкларда гына сакланган халкыбыз тарихы да җитди урын ала.

Тик менә мәхәббәтне генә сандыкка салырга ярамый. Хәзер яратырга, сәбәбен эзләми, артык катлауландырмый, чын күңелдән яратырга кирәк.

Спектакльдә “Әле дә син бар әле дөньяда” җырының фрагменты кулланыла (Байрас Абдуллин көе, Шәриф Биккол сүзләре)

Спектакльне Альбина Сираева алып бара.

Пьесаны рус теленә тәрҗемә итүче – Гөлназ Бәдретдин.

Спектакльнең премьерасы 2023 елның 13 апрелендә булды.

Автор — Ләйсән Әминов
Режиссер — Зөфәр ХАРИСОВ
Рәссам — Әлфия ВӘЛИЕВА
Композитор — Ильяс КАМАЛ
Хореограф — Ләйсән ВӘЛИӘХМӘТОВА
Хормейстер — Алия ХӘМЗИНА
Ут кую буенча рәссам — Илдар ШАКИРОВ

Рольләрне башкаралар:

Билетлар:

Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте! Яратам! Бетте-китте!