91 СЕЗОН

array(0) { }
Концерт ANZOR «Бродвей татарча»
2 сәгать
Концерт
12+

Русиянең иң моңлы тавыш иясе берсе Анзор НӘБИУЛЛИН сезне Казандагы беренче сольный концертына чакыра! Анда Бродвей хитлары, дөнья классикасы һәм кабатланмас Совет шлягерлары – татар җырлары һәм романслары яңгыраячак.
Анзор – барлык жанрларны да диярлек буйсындырган җырчы! Ул кечкенәдән үк артистлар мохитендә, сәхнә артында үсә, анда аның яраткан әнисе Люция Нәбиуллина Бөтенсоюз һәм хәтта дөньякүләм танылган артистларның концертларын оештыра! Барысы да шуннан башлана. Хәзер Анзорны Питер театрларында куелган оперетта һәм рок операларга солист итеп чакыралар. Ул анда төп рольләрне башкарырга тиеш: аларның явыз яки яхшы егет образлары булуына карамыйча! Ләкин егетнең ватаны Татарстан булды һәм шулай булып калачак, чөнки ул: “ТАТАР-МАЛАЕ”!
Концертта искиткеч шәп кунаклар катнашачак:

Алсу Абелханова – хәзерге татар эстрадасының иң чагу һәм талантлы җырчыларының берсе, актриса, телевидениедә алып баручы. 20 елдан артык Алсу үзенең җанатарлары белән кулга-кул тотынышып атлый. Аның сихерле тирән тавышы, харизмасы, зәвыклы шәхси стиле беркемне дә битараф калдырмаячак!

Алинә Шәрипҗанова – Татарстанның халык артисты, республикабызның иң күренекле җырчыларының берсе, үзенең бөтен жанрларда да бердәй кабатланмас яңгыраган тавышын безгә бүләк итәчәк! Аның конкурентлары юк!

“ЗӨЛӘЙ-ЛӘ” төркеме хәзерге татар музыкасында революция ясады. Ул татар тыңлаучыларының гына түгел, рус телле тамашачыларның да игътибарын үзенә җәлеп итте! Күп еллар эчендә бу төркем чын-чынлап супер популярлык яулады! Аның инде һәр җырчысы үзләренең үзаллы карьераларын үстереп, республика сәхнәсендә иң югары бүләкләргә лаек булды!

Альбина Кармышева – кабатланмас тавышка ия җырчы-музыкант, аның “Я Татарка” һәм “Не отпускай” хитлары русларда да, татарларда да зур уңыш казанды! “Ютуб”тагы зур аудиториясе һәм “Тик – Ток”тагы йөзләрчә мең язылучысы үзе үк шул хакта сөйли!

Рәзит Минһаҗев – кабатланмас биюче! Республиканың һәм Русиянең күп кенә филармония театрларының чакырылган артисты! Аның амплуасы – көнчыгыш биюләре һәм гүзәл питон-Альбинос!

Бу гаҗәеп артистлар тантананың төп хуҗасы белән берлектә сезгә 2 сәгать дәвамында дөнья халыклары музыкасы дөньясына сәяхәт бүләк итәчәк! Күрми калмагыз

Билетлар:

Концерт ANZOR «Бродвей татарча»