90 СЕЗОН

array(0) { }
Әдәби-музыкаль кичә
Әдәби-музыкаль кичә
6+

Әдәби-музыкаль кичә сәнгатьнең ике матур юнәлешенә багышлана. Поэзия һәм музыка… Кайсысы беренчерәк барлыкка килгән? Кеше күңеленә кайсысы күбрәк йогынты ясый? Кайсысы матуррак? Һәм кайсысы кешегә күбрәк кирәк? Әлеге сорауларга төгәл җавап табу мөмкин түгел. Тик шунысы ачык: кеше музыка һәм шигърияттән башка яши алмый. Әлеге кичә яшьләрдә музыка һәм поэзия дөньясы аша мәдәни үзаң барлыкка китерүгә ярдәм итә.

Театрыбызның баш дирижеры, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге театр оркестры хәзерге заман һәм талантлы татар композиторларының әсәрләрен тәкъдим итә. Шулай ук музей экспонатлары белән танышу, тематик күргәзмәләр, театр артистлары, язучылар һәм сәнгать әһелләре белән очрашулар да көтелә. Хәзерге вакытта театр музеенда берничә даими экспозиция эшләп килә. Алар аша киң катлам тамашачылар дөньякүләм театр тарихы белән дә, һичшиксез, театрга нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның шәхси әйберләре белән дә таныша ала.

Билетлар:

Әдәби-музыкаль кичә Әдәби-музыкаль кичә Әдәби-музыкаль кичә Әдәби-музыкаль кичә Әдәби-музыкаль кичә