![«Кыз алу» йоласы](https://tinchurinteatr.ru/wp-content/uploads/2014/04/DSC_7841.jpg)
1 сәгать
Экскурсия
6+
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Казан халкын һәм башкалабыз кунакларын бай мирасыбызны чагылдырган «Кыз алу» йоласына чакыра. Гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән интерактив экскурсия спектакле тамашачыларны тулаем туй алдыннан уздырыла торган «Кыз алу» бәйрәменә алып кереп китәчәк. Биредә аларны җыр-биюләр, такмак әйтешүләр, кызыклы биремнәр һәм кияү коймаклары белән тәмле чәйләр көтә. Әлеге тамаша яңа өйләнешкән, яки өйләнешергә җыенган парларга аеруча күңелле булачак.
Билетлар: