90 СЕЗОН

array(0) { }
«Умай» опера лабораториясе
80 минут
Опера
6+

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында, Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә, “Умай” опера лабораториясе ачыла. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының үсеш стратегиясе мәдәни һәм тарихи истәлекләрне өйрәнүгә, шулай ук төбәк үзенчәлекләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Лабораториянең максаты – татар мәдәниятенең милли традицияләре кысаларында заманча һәм актуаль форматтагы әсәрләр иҗат итүче төбәк драматургларын, либреттистлар, композиторлар, рәссамнарны булдыру һәм аларга ярдәм итү. Лаборатория хәзерге заман тамашачысы өчен тарихи темаларны актуальләштерүне, милли нигездә опера жанрына яңа алымнар табуны максат итеп куя.

Лабораториянең темалары – татар хатын-кызы һәм мәгърифәт, хатын-кызның үз өстендә эшләве, хатын-кыз һәм татар язуы реформалары, хатын-кызның тарихи үзгәрешләргә керткән өлеше. Әлеге лабораториядә республикада беренче тапкыр татар мәдәниятендә хатын-кызның тоткан роле турындагы мәсьәләләр күтәреләчәк һәм аларга җавапны хатын-кызлар үз күзлегеннән чыгып фикер йөртәчәк.

Коллаборацион лаборатория–семинарын оештыручылар:

— ТР Мәдәният министрлыгы;

— ДБО «К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры»;

— Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе.

Коллаборацион  лаборатория-семинары дуслар һәм партнерлар ярдәмендә үткәрелә:

Лабораториянең максатытатар телендә өч бер пәрдәле камера операсы булдыру.

Уртак лабораториянең бурычлары:

—татар телендә драматик әсәрләр иҗат итүгә мотивация формалаштыру;

— катнашучыларның профессиональ үсеше өчен уңайлы мохит булдыру.

— театр мәйданчыгына авторларны, композиторларны, режиссерларны, сценографларны һәм продюсерларны иҗади коллаборацияләрне булдыру өчен җәлеп итү;

— процесста катнашучылар өчен дә, тулаем республиканың театр тормышы өчен дә нәтиҗәле булырлык итеп «драматург—либреттист — режиссер —композитор — сценограф—продюсер» бәйләнешендәге эшне оештыру;

— Иҗади уку йортында белем алу этабында һөнәри перспективалар даирәсен киңәйтү;

— театр коллективлары репертуарын киңәйтү мөмкинлеге булдыру;

— драматурглар, режиссерлар, композиторлар, сценографлар һәм продюсерлар арасында профессиональ элемтәләрне ныгыту;

— яңа тамашачыларны җәлеп итү.

«Умай» опера лабораториясенең премьерасы 2022 елның 23 апрелендә була.

Билетлар:

«Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе «Умай» опера лабораториясе