2 сәгать 15 минут
Комедия
6+
Спектакльнең төп каһарманы – авылның иң чибәре, шаян, шук кыз Гөлшаян өчен кемнәр генә авыз суларын корытмый: сәүдәгәре дә, старостасы да, хәзрәте дә һәм аның каладан ялга кайткан улы Фәйзелкәбир дә. Барысы да Гөлшаянны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Мондый бәйләнүләрдән һәм дә ире Әхмәтнең нигезсез көнләшүләреннән тәмам ялыккан хатын барысын да үз урынына утыртырга карар итә. “Хатын-кызның бер хәйләсе – кырык дөягә йөк булыр”, ди халык. Нәтиҗәдә, Гөлшаян ирен дә акылга утырта, артыннан тагылып йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, алардан үч ала.
Спектакльнең премьерасы 2005 елның 10 декабрендә булды.
Драматургы —
Мирсәй Әмир
Режиссеры —
Рәшид Заһидуллин
Рәссамы —
Роман Моров
Композиторы —
Чыңгыз Абызов
Хореографы —
Ләйсән Хәметова
Рольләрне башкаралар:
Гөлшаян —
САФИУЛЛИНА ИЛСӨЯР, МӘХМҮТОВА ЛИЛИЯ
Әхмәт —
ХӨСНЕТДИНОВ ХАРИС
Фәйзелкабир —
ШӘМСЕТДИНОВ РЕНАТ
Муллагали —
Наил Шәйхетдинов
Төхбәй —
МИФТАХОВ СӘЛИМ
Староста —
ХӘСӘНОВ ИЛГИЗӘР
Гыйлай —
НӘҖМИЕВ НУРЕТДИН
Миләүшә —
НӘҮМӘТОВА ГӨЛНАЗ
Арслан —
ГАЙЗУЛЛИН РӨСТӘМ, ЗИННӘТУЛЛИН БУЛАТ
Билетлар: