90 СЕЗОН

Яңалыклар

“WorldSkills”стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты башлануга 10 көн калды!

WorldSkills International (“Ворлдскиллс”) стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты 22-27 нче август көннәрендә Казанда уза һәм барлыгы 56 компетенциядә ярышучы, 66 илдән килгән яшь профессионалларны җыячак.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, WorldSkills International (“Ворлдскиллс”) стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты һәм Республика көне уңаеннан, яраткан тамашачыларына һәм шәһәребез кунакларына иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә:

22 август – Сүнгән йолдызлар | Угасшие звезды
23 август – Эх, алмагачлары! | Эх, яблоньки мои!
24 август – Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр | Студенческий договор. Наши дни
25 август – Назлы кияү | Привередливый жених
26 август – Чулпан
27 август – Алай түгел, болай ул (Премьера) | Это так! Да нет, вот так! (Премьера)
28 август – Син бит минем бергенәм (Премьера) | Ты моя единственная (Премьера)
29 август – Кияүләр | Женихи

Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/