Новости
)
Ачык төстәге костюмнар, декорацияләр һәм сюжет белән эшләнгән тамаша сезнең һәм балаларыгыз өчен вакытыгызны менә дигән үткәрергә шәп мөмкинлек! Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, “Кар бөртеге маҗаралары” татар һәм рус телләрендә эшләнгән беренче яңа ел тамашасы! Тинчурин театрына яңа ел тамашасына килгән һәркем тәмле бүләкләр алачак. Спектакль башланыр алдыннан, фойеда, балалар Кыш бабай, Кар кызы…
)
Исламия ханым Мәхмүтова белән әңгәмәне карый алмый калган булсаң, менә дигән мөмкинлек!
)
Бүген, 17 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты ФӘТХРАХМАНОВ АЙДАР РАМИЛ улының туган көне!!! Кадерле Айдар, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвеңне телибез!
)
Бүген, 16 нчы декабрь, «Ак Бүре» спорткомлексында Татар иҗат командалары арасында III дусларча мини-футбол турниры булып узды. «Кәрим Тинчурин театры» командасы, катнашып, матур уен күрсәтүләре өчен мактау грамотасы белән бүләкләнде. Егетләребезгә Зур рәхмәт!!!
)
Әлеге тапшыруны караганнан соң да, кабат әйләнеп кайтып карыйсы килә башлый. Тылсымы, сәбәпчесе, һичшиксез, Исламия ханым!!! РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасыннан бөркелгән нур, ярату үзенә тарта, сихерли… «Татарлар» тапшыруы 11.12.18
)
13 нче декабрь Казан шәһәренең Вахит районы Габдулла Тукай исемендәге №1 гимназиядә мәктәп укучылары һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары катнашында җылы очрашу булып узды. Киләсе, 2019 нчы ел – Театр елы – уңаенннан үткәрелгән әлеге чараның максаты – укучыларда кече яшьтән үк театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү. “Театр яктылыкка, нурга…
)
ДУСЛАР!!! Кышкы салкын кичләрдә гаилә, яраткан кеше, дуслар белән рәхәтләнеп спектакль караудан да кулайрак шөгыль юктыр. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ҮЗЕНЕҢ ЯРАТКАН ТАМАШАЧЫСЫНА ИҢ ЯХШЫ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ ҺӘМ КЫШКЫ КИЧЛӘРНЕ БЕРГӘ ҮТКӘРЕРГӘ ЧАКЫРА!!!
)
Бүген, 9 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы ФӘТТАХОВА ДИЛӘРӘ РИШАД кызының туган көне. Кадерле Диләрә, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, иҗади уңышлар, шатлык-куанычлар, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвеңне телибез!
)
Бүген, 8 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты СӘЛӘХОВА РЕЗЕДӘ НУРИСЛАМ кызының туган көне. Кадерле Резедә, сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар, яңадан-яңа матур рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвеңне телибез!
)
7 декабрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Балтач районы халкына «Әкият китабы» һәм «Гомер буе сине көтәм» спектакльләрен тәкъдим итте. Хөрмәтле Балтач тамашачысы, спектакльләребезне яратып кабул итүегез, көчле алкышларыгыз өчен зур рәхмәт!!! Киләсе очрашуларга кадәр!!!