Новости
)
Бүген, 15 нче сентябрь, бөек драматург, актер һәм режиссер К.Тинчуринның тууына 131 ел тулды. Шул уңайдан аның каберенә чәчәкләр салу чарасы булды. Әлеге традицион чара ТР Мәдәният Министрының сәнгать бүлеге җитәкчесе – Дилия Флюровна Хәйретдинова, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры – Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов чыгышыннан башланып китте. Чарада К.Тинчурин…
)
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры режиссер ярдәмчесе вазыйфасына эшкә чакыра. Тулырак мәгълүматны театрның кадрлар бүлегенә (843) 264-35-18 телефоны буенча шалтыратып белешергә була. Рәхим итегез!
)
Бүген, 12 сентябрьдә, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы МӘХМҮТОВА ЛИЛИЯ ХӘЛИЛ кызының туган көне. Хөрмәтле Лилия Хәлиловна, Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез! Хөрмәт белән театр коллективы.
)
17 нче сентябрь К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 85 нче юбилей сезонын ача. Рәхим итегез!!!
)
Бүген, 7 нче сентябрь, Лаеш районы Пәрәү авылында Татарстанның Халык артисты Тимергали Зиннуров каберенә таш куелды. Әлеге тантаналы чара ТР Мәдәният Министрының беренче урынбасары Эльвира Рафаилевна Камалова, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов һәм Лаеш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Хантимеров Илнар Миннеилдархан улы шулай ук Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Гайниев Илнур Зөфәр улы чыгышыннан башланып китте.
Чарада мәшһүр артистның туганнары, Тинчурин театры коллективы һәм шулай ук башка театр һәм Язучылар берлегеннән вәкилләр дә бар иде.
)
Хөрмәтле театр сөюче дусларыбыз! Тиздән 25 ноябрь — Әниләр көне җитә. Тинчурин театры барлык Әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлый һәм үзенең иң яхшы спектакльләренә чакырып кала. Шулай ук театрыбызда 500, 1000 сум күләмендәге бүләк сертификатлары алу мөмкинлеге барлыгын да искәртеп узабыз. Театрга бүләк сертификаты — якыннарыгызны, дусларыгызны сөендерер өчен иң яхшы сюрприз булыр дип…