Новости

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ УРМАЙ (ЧУВАШИЯ) АВЫЛЫ ХАЛКЫНА «СИН БИТ МИНЕМ БЕРГЕНӘМ» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ 13.02.2019
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ УРМАЙ (ЧУВАШИЯ) АВЫЛЫ ХАЛКЫНА «СИН БИТ МИНЕМ БЕРГЕНӘМ» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

13 нче февраль Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Урмай (Чувашия) авылы халкына «Син бит минем бергенәм» спектаклен тәкъдим итте!!! Хөрмәтле Урмай тамашачысы, спектаклебезне яратып кабул итүегез, көчле алкышларыгыз өчен зур рәхмәт!!! Киләсе очрашуларга кадәр!!!     

Читать
7 НЧЕ ФЕВРАЛЬ М.ҖӘЛИЛ МУЗЕЙ-ФАТИРЫНДА ТЕАТР ЕЛЫ ҺӘМ ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ЯРАТКАН АРТИСТКАСЫ ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВАНЫҢ 75 ЯШЬЛЕК ОЛУГ ЮБИЛЕЕ УҢАЕННАН АРТИСТКА БЕЛӘН ҖЫЛЫ ОЧРАШУ БУЛЫП УЗДЫ 7.02.2019
7 НЧЕ ФЕВРАЛЬ М.ҖӘЛИЛ МУЗЕЙ-ФАТИРЫНДА ТЕАТР ЕЛЫ ҺӘМ ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ЯРАТКАН АРТИСТКАСЫ ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВАНЫҢ 75 ЯШЬЛЕК ОЛУГ ЮБИЛЕЕ УҢАЕННАН АРТИСТКА БЕЛӘН ҖЫЛЫ ОЧРАШУ БУЛЫП УЗДЫ

7 нче февраль М.Җәлил музей-фатирында Театр елы һәм халкыбызның яраткан артисткасы, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың 75 яшьлек олуг юбилее уңаеннан артистка белән җылы очрашу булып узды. Кичәдә Исламия ханымның иҗат һәм тормыш юлыннан, шулай ук тормыш иптәше һәм сәхнә партнеры Хәлил ага Мәхмүтов турында да матур җылы хатирәләр барланды. Килгән кунаклар белән бергә…

Читать
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ САБА РАЙОНЫ ХАЛКЫНА «СИН БИТ МИНЕМ БЕРГЕНӘМ» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ 7.02.2019
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ САБА РАЙОНЫ ХАЛКЫНА «СИН БИТ МИНЕМ БЕРГЕНӘМ» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 7 нче февраль Саба районы халкына «Син бит минем бергенәм» спектаклен тәкъдим итте. Хөрмәтле Саба тамашачысы, спектаклебезне яратып кабул итүегез, көчле алкышларыгыз өчен зур рәхмәт!!! Киләсе очрашуларга кадәр!!!    

Читать
РЕЗЕДӘ СӘЛӘХОВА ҺӘМ АРТЕМ ПИСКУНОВ HUZUR TV ТЕЛЕКАНАЛЫ КУНАКЛАРЫ 7.02.2019
РЕЗЕДӘ СӘЛӘХОВА ҺӘМ АРТЕМ ПИСКУНОВ HUZUR TV ТЕЛЕКАНАЛЫ КУНАКЛАРЫ

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары — Резедә Сәләхова һәм Артем Пискунов Huzur TV телеканалы тамашачылары өчен тормышларының матур күңелле, шул ук вакытта авыр минутлары турында хатирәләрне яңартты.

Читать
2019 ЕЛ — РОССИЯДӘ ТЕАТР ЕЛЫ!!! 6.02.2019
2019 ЕЛ — РОССИЯДӘ ТЕАТР ЕЛЫ!!!
Читать
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА КУНАКТА УКЫТУ-ТЕРНӘКЛӘНДЕРҮ ҮЗӘГЕ — «ЯРДӘМ» МӘЧЕТЕ МӨСЕЛМАННАРЫ 6.02.2019
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА КУНАКТА УКЫТУ-ТЕРНӘКЛӘНДЕРҮ ҮЗӘГЕ — «ЯРДӘМ» МӘЧЕТЕ МӨСЕЛМАННАРЫ

Кичә, 5 нче февраль, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында укыту-тернәкләндерү үзәге — «Ярдәм» мәчетеннән килгән кунаклар «Алтын көз» спектаклен карады. Шулай ук спектакль алдыннан Алинә Фәттахова театрыбыз тарихы белән таныштырып узды, күргәзмә залында урнашкан экспонатлар турында матур хатирәләрне яңартты. Кунакларыбызны «Алтын көз» спектакле үзенең куелышы, артистларның матур уены белән җәлеп итте.    

Читать
АСЫЛ ХАНЫМ («СӘХНӘ» ЖУРНАЛЫ, 05.01.19, АВТОР — НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА) 5.02.2019
АСЫЛ ХАНЫМ («СӘХНӘ» ЖУРНАЛЫ, 05.01.19, АВТОР — НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВА)

«Артист буласым килә!» «Мин үзем сайлаган язмыштан бик канәгать…» Һай, гомер күперен узганда һәркем шулай дип әйтә алсын иде ул! 55 ел сәхнә күрке булган, һәрбер образга үзенең җан җылысын күчергән РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың ихлас сүзләре бу. Тикмәгә генә аны К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының «алтын баганасы»на тиңләмиләр…

Читать
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 3.02.2019
КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 3 февральдә, Татарстанның атказанган артисткасы САФИУЛЛИНА ИЛСӨЯР МИҢНУР кызының туган көне!!!Хөрмәтле Илсөяр Миңнуровна, Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар, бетмәс-төкәнмәс илһам, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

Читать
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 2.02.2019
КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 2 февральдә, Татарстанның атказанган артисты МИФТАХОВ СӘЛИМ ГРИГОРИЙ улының туган көне! Хөрмәтле Сәлим Григорьевич, сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

Читать
ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ЗИННУРОВ ТИМЕРГАЛИ ЗИННУР УЛЫНЫҢ АРАБЫЗДАН КИТҮЕНӘ 2 ЕЛ 1.02.2019
ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ЗИННУРОВ ТИМЕРГАЛИ ЗИННУР УЛЫНЫҢ АРАБЫЗДАН КИТҮЕНӘ 2 ЕЛ

Бүген, 1 нче февральдә, Татарстанның халык артисты ЗИННУРОВ ТИМЕРГАЛИ ЗИННУР улының арабыздан китүенә 2 ел. Тимергали аганың якты истәлеге, башкарган рольләре, кылган гамәлләре күңелләребездә саклана.

Читать