Яңалыклар

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 16 ноябрьдә, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты ХАРИСОВ ЗӨФӘР НАЗЫЙМ улының туган көне!!! Хөрмәтле Зөфәр Назыймович, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

ДЕКАБРЬ АЕНА АФИША!!!

ДУСЛАР!!! Кышкы салкын кичләрдә гаилә, яраткан кеше, дуслар белән рәхәтләнеп спектакль караудан да кулайрак шөгыль юктыр. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ҮЗЕНЕҢ ЯРАТКАН ТАМАШАЧЫСЫНА ИҢ ЯХШЫ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ ҺӘМ КЫШКЫ КИЧЛӘРНЕ БЕРГӘ ҮТКӘРЕРГӘ ЧАКЫРА!!!

К.ТИНЧУРИННЫҢ ТУУЫНА 131 ЕЛ ТУЛУГА ҺӘМ К.ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНЫҢ 85 ЕЛЛЫГЫ УҢАЕННАН ҮТКӘРЕЛӘ ТОРГАН IV РЕСПУБЛИКА МӘКТӘПЛӘРЕ КОНКУРСНЫҢ ТӨБӘКАРА САЙЛАП АЛУ ТУРЫ – 9 НЧЫ НОЯБРЬ – БУА ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫНДА БАШЛАНЫП КИТТЕ

К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсның төбәкара сайлап алу туры –  9 нчы ноябрь – Буа дәүләт драма театрында башланып китте. Биредә Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Апас районнарыннан килгән укучылар 5 номинациядә – 1. “Спектакльдән җыр”; 2….

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЯНГЫН СҮНДЕРҮ-САКЛАУ ХЕЗМӘТЕ ҖИТӘКЧЕСЕ ВАЗЫЙФАСЫНА ЭШКӘ ЧАКЫРА

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры янгын сүндерү-саклау хезмәте җитәкчесе вазыйфасына эшкә чакыра. Тулырак мәгълүматны театрның кадрлар бүлегенә (843) 264-35-18 телефоны буенча шалтыратып белешергә була. Рәхим итегез! 

КОТЛЫЙБЫЗ!!!

Бүген, 13 ноябрьдә, ХӘБИБУЛЛИН САЛАВАТ СӘГЫЙДУЛЛА улының туган көне!!! Хөрмәтле Салават Сәгыйдуллович, сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, саекмас илһам, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!    

ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ИСЛАМИЯ ХАНЫМ МӘХМҮТОВАНЫҢ 75 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕ УҢАЕННАН «СИН БИТ МИНЕМ БЕРГЕНӘМ» СПЕКТАКЛЕ ПРЕМЬЕРАСЫНА ӘЗЕРЛЕК БАШЛАНДЫ

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды.Бүген коллектив Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм» пьесасын сәхнәләштерүгә кереште. Спектакльнең режиссеры — РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы — Исламия Мәхмүтова. Премьера 21, 22 нче декабрьдә көтелә.    

НОЯБРЬ АЕНА АФИША!!!
КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫ 85 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕ

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 85 еллык юбилее «Гөләндәм туташ хатирәсе» спектакле белән тарих битләрендә калды. Юбилей кичәсендә Татарстанның Мәдәният министрының беренче урынбасары — Эльвира Рафаилевна Камалова да катнашты. Ул Татарстанның беренче президенты — Минтимер Шәрип улы Шәймиевның котлау сүзләрен җиткерде һәм Татарстанның атказанган исемен алган театрыбыз артистлары — Рөстәм Гайзуллин, Гөлчәчәк…

БҮГЕН КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

Бүген, 6 нчы ноябрь, Кәрим Тинчуринның рухи фатихасы белән оешкан театрыбызга — 85 яшь тулды. Тинчурин театры иҗат юлын 1933 нче елның 6 нчы ноябрендә Питрәч районы Шәле авылында К.Тинчурин һәм К.Нәҗми әсәре буенча куелган «Булат бабай семьясы»спектакле белән башлап җибәрә. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр — 85 ел дәвамында театрыбыз үзен яшәтүче төп көч —…

5 НЧЕ НОЯБРЬ — А.М.ТОПАНОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ХАКАС МИЛЛИ ДРАМА ТЕАТРЫ – «КИЧЕР МИНЕ ҖИРЕМ» («ӨЧ АРШЫН ҖИР») СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленең соңгы көнендә — 5 нче ноябрь — А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры – «Кичер мине җирем» («Өч аршын җир») спектаклен тәкъдим итте. А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театры коллективы фестивальнең символы — “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде. «Кичер мине җирем» спектакле белән А.М.Топанов исемендәге Хакас…