90 СЕЗОН

Яңалыклар

90 афиша, театрдан туры эфир, тарихи музыка: Тинчурин театры туган көнен ничек уздырачак

Пресс-релиз

Юбилей көнендә театрда өч зур чара узачак.

6 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге көнне театрда берьюлы берничә чара узачак.

 

13.10Тинчурин театры бинасыннан «Татарстан» радиосының турыдан-туры эфиры.

 

«Татарстан» радиосында – Тинчурин театры атналыгы» дигән махсус радиопроекты кысаларында оештырыла. «Татарстан дулкынында: «Без кабызган утлар» тапшыруында көн дәвамында эфирда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, өлкән буын һәм яшь буын артистлары белән әңгәмәләр узачак.

Проект барышында Тинчурин театры бинасында күчмә радиостанция дә урнаштырыла. Тинчурин театры, «Татарстан радиосы» эшчәнлеге дәвамында мондый проект әле беренче тапкыр уза.

14.00«90 афиша» күргәзмәсе ачылышы (театр музее).

Театрның 90 еллыгы уңаеннан театр музеенда 90 афишадан торган зур күргәзмә ачыла. Ул үз эченә театрның саллы тарихын сыйдыра. Әлеге экспозициядә театр үсешенә өлеш керткән, аның тарихында якты эз калдырган автор, режиссер, рәссам, артистларның иҗат хезмәте яктыртыла. Күргәзмә эшчәнлеге сезон ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бирегә экскурсияләр оештырылачак.

15.00«Бүген һәм һәрвакыт» тантаналы музыкаль кичә.

Концерт дәвамында театр артистлары һәм чакырылган кунаклар Тинчурин театры сәхнәсендә төрле елларда спектакльләрдә яңгыраган җырларны башкарачак. Тамашачыларны яраткан актерлары башкаруында танылган халык җырлары да, театрыбызда куелган спектакльләр өчен Салих Сәйдәшев, Исламия Мәхмүтова һәм башка авторлар тарафыннан махсус иҗат ителгән җырлар да көтә. Моннан тыш, концерт вакытында Хәния Фәрхи репертуарыннан Тәслимә Хәләф җырлары яңгыраячак.

90 афиша, театрдан туры эфир, тарихи музыка: Тинчурин театры туган көнен ничек уздырачак
90 афиша, театрдан туры эфир, тарихи музыка: Тинчурин театры туган көнен ничек уздырачак