90 СЕЗОН

Яңалыклар

87 нче сезон ябылды: бүләкләр!

Тинчурин театрында 87 нче театраль сезон ябылу тантанасында ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин театрыбызның директор урынбасарлары Марсель Рузил улы Шакиров һәм Илфат Хисаметдин улы Фәхертдиновларга, күпъеллык намуслы хезмәте һәм мәдәниятне үстерү өлкәсендәге казанышлары өчен, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр тапшырды. Театр хезмәткәрләре Рамил Гарипов “Мәдәният өлкәсендә казанышлары өчен” Күкрәк билгесе; Юлия Выборнова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты; Ландыш Гыймадиева Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!