90 СЕЗОН

Яңалыклар

87 нче сезон ябылды: бүләкләр!

Тинчурин театрында 87 нче театраль сезон ябылу уңаеннан йомгаклау тантанасы үтте. Тантанада театр директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында оешкан сәламәтлеге чикләнгән балаларның “Могҗиза” театр студиясе белән актив һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен студиянең педагоглары һәм кураторы Зөфәр Харисов, Зөлфия Бәшәрова, Гөлназ Нәүмәтова, Салават Хәбибуллин, Алмаз Ахуновларга театрның Рәхмәт хаты белән бүләкләде, театрыбызның якын дусты “Алмаз” зәркән заводы генераль директоры Фәрит Фәһим улы Гомәровның затлы бүләкләрен тапшырды. Котлыйбыз!!!