90 СЕЗОН

Яңалыклар

87 нче сезон ябылды: бүләкләр!

Тинчурин театрында 87 нче театраль сезон ябылу тантанасында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Екатерина Наил кызы Әхмәтшина театрыбыз артистлары һәм хезмәткәрләре Наилә Курмакаева, Евгения Малетина, Алия Хәмзина, Алмаз Ахунов, Фәнис Шәмсетдинов, Айсылу Мөсәлләмова, Диләрә Фәттахова, Илнур Байназаровларга Мәдәният идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды. Котлыйбыз!!!