90 СЕЗОН

Яңалыклар

86 нчы сезон яңалыклары!!!

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа, 86 нчы сезонын ачуга керешә. 15 нче сентябрьдә, язучы һәм драматург Кәрим Тинчуринның тууына 132 ел тулу уңаеннан, театр коллективы Архангел зиратында аның каберенә чәчәкләр салачак (башлана 10:00), ә аннары артистлар Татарстан урамында урнашкан Тинчурин исемендәге паркта (башлана 12:00) интермедияле тамаша белән чыгыш ясаячак.
18 нче сентябрь, сезон ачылышында, тамашачыларга Рәшид Заһидуллин куелышында, Җ. Фәйзи музыкасына язылган «Башмагым JAZZ» мюзиклы тәкъдим ителәчәк. Башка көннәрдә тамашачылар игътибарына агымдагы репертуар спектакльләре күрсәтеләчәк.
Яңа сезонда театр сәхнәсендә 6 премьера булачак, барлык спектакльләр дә чакырылган режиссерлар тарафыннан куелачак. Мәсәлән, 23 октябрьгә Салават Әбүзәр пьесасы буенча «Хыялый» комедиясенең премьерасы планлаштырылган, аны режиссер Илшат Мөхетдинов сәхнәләштерәчәк. Яшь режиссер Әлмәт, Уфа һәм башка шәһәр театрларында уңышлы спектакльләре белән танылу алды.
Ноябрь аенда театр репертуары Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча куелачак «Өч аршын җир» спектакле белән тулыланыр дип көтелә. Спектакльне «Әкият» курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев сәхнәләштерәчәк. Спектакльнең рәссамы – Геннадий Скоморохов, ут бизәлеше авторы «Алтын битлек» премиясе номинанты Илшат Саяхов, композиторы – Эльмир Низамов.
“Мин яңа сезонда Тинчурин исемендәге театр труппасы белән эшләү тәкъдименә шатланып ризалыгымны бирдем, – диде Илгиз Зәйниев. – Әлеге театр артистларының өлкән буыны – безнең кумирлар, без аларның һәм шулай ук Камал театры спектакльләрен карап үстек. Ә яшь буын тинчуринлылар белән мин студент чорыннан ук таныш: аларны мин бик югары бәялим һәм хөрмәт итәм. Аяз Гыйләҗев – бөек автор, минем фикеремчә, “Өч аршын җир” – аның иң яхшы пьесасы. Гыйләҗевта, һәрвакыттагыча, бер генә хикәяләү катламы юк, монда үз символикасы, образлылыгы бар. Шул ук вакытта Гыйләҗев – тамашачыга аңлаешлы, үтемле автор, аның игътибар үзәгендә — кеше һәм бу аның актуальлеге булып тора. Миндә бу әсәрне сәхнәләштерү теләге күптән барлыкка килде, бу материалны үзләштердем һәм Тинчурин театры труппасы белән барлык уй-ниятләремне тормышка ашыру мөмкинлеге булуына бик шат».
Илгиз Зәйниев исеме афишага башка сыйфатта — драматург буларак та керәчәк. Декабрь ахырында Зәйниев пьесасы буенча «Полиционер» сатирик комедиясенең премьерасы планлаштырылган. Спектакльне Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов куячак. Әлеге комедия берничә ел элек язылган һәм “Яңа татар пьесасы” конкурсында призлы урынга лаек булган.
Яңа елдан соң коллективны Г.Камал исемендәге театрның баш режиссеры Фәрид Бикчәнтәев белән хезмәттәшлек көтә. Танылган мастер, К.С. Станиславский исемендәге премия лауреаты, Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» драмасы буенча спектакль куюда катнашуын раслады.
Исегезгә төшерәбез, сентябрь башында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова театрның баш режиссеры Рәшид Заһидуллин белән хезмәт килешүенең срогы тәмамлану сәбәпле, хезмәттәшлекнең туктатылуын хәбәр итте һәм киләсе 2 елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссерсыз эшләячәк. Мондый карар труппа артистларының төрле режиссерлар белән эшләү мөмкинлеге булсын өчен кабул ителде.