90 СЕЗОН

Яңалыклар

84 ел элек милләтебез Кәрим Тинчуринны югалтты

1938 елның 15 ноябрендә татар драматургы Кәрим Тинчурин атып үтерелә. Ул 1887 елның 15 сентябрендә Пенза өлкәсенең Таракановка авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 13 яшьтә Казанга килә. 1910 елда Тинчурин «Сәйяр» татар труппасы актеры була һәм бер үк вакытта сәхнәдәшләре өчен пьесалар яза. 1918 елда ул дәүләт татар театр төркеменең режиссеры һәм җитәкчесе, соңрак Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе була. Татар театры өчен 27 пьеса, шул исәптән «Зәңгәр шәл», «Ил», «Җилкәнсезләр» әсәрләрен яза.

1937 елда Тинчурин кулга алына. Драматургка «Совет хакимиятен җимерү, мәдәни фронтта корткычлыкны максат итеп куя торган милләтче оешма эшчәнлегендә катнашу» һәм хәтта «Япония файдасына шпионлык» дигән яла ягыла. 1938 елда атып үтерелә. Соңыннан реабилитацияләнә. 1988 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Тинчурин исеме бирелә.

Тинчурин театры матбугат хезмәте

84 ел элек  милләтебез Кәрим Тинчуринны югалтты 84 ел элек  милләтебез Кәрим Тинчуринны югалтты
84 ел элек  милләтебез Кәрим Тинчуринны югалтты 84 ел элек  милләтебез Кәрим Тинчуринны югалтты