90 СЕЗОН

Яңалыклар

8 нче май көнне “Яңа татар зиратында” Г.Кариев каберенә чәчәкләр кую тантанасы бу4лып узды

Ел саен, профессиональ татар театрына нигез салучы режиссер, актер Габдулла Кариев туган көнгә багышланган истәлекле чаралар үткәрелә.

Бүген 8 нче майда аның тууына 137 ел булуы уңаеннан “Кариев эзләреннән” дип аталган киң масштаблы күчмә чаралар оештырылды. Шуларның берсе “Яңа татар зиратында” Г. Кариев каберенә чәчәкләр кую. Анда К.Тинчурин театры артистлары да катнашты. Әлбәттә данлыклы К. Тинчурин исемен йөрткән театр бервакытта да читтә калганы юк. Яшәсен сәнгать, яшәсен театр!