90 СЕЗОН

Яңалыклар

4 НЧЕ НОЯБРЬ — КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫ – «АТУ» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленең алтынчы көнендә — 4 нче ноябрь — Казан дәүләт яшь тамашачы театры – «Ату» спектаклен тәкъдим итте. Казан дәүләт яшь тамашачылар театры коллективы фестивальнең символы — “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде. Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк отышлы булмаган моментлары турында да фикер алышынды. Әлеге спектакль А.С. Пушкин әсәрен яңа форматта, замана яшьләренә кызыклы итеп күрсәтә алуы белән үзенчәлекле.