90 СЕЗОН

Яңалыклар

30 июльдә «Печән базары» фестивалендә күрешербез

«Печән базары» фестивале быел 10 еллыгын билгеләп узачак. Бу вакыт эчендә татар дөньясы үзгәреш кичерде – милли кием модага керде, аны президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та кия башлады. Оештыручыларның төп максаты шул иде – татар киемен популярлаштыру. Татар рухында иҗат итүче дизайнерларның саны артты (12дән 400гә күтәрелде!). «Нурулла» мәчетенә рәсми төстә «Печән базары мәчете» атамасы кайтарылды. Омск, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә «Печән базары» фестивале уздырылды. Омскида хәтта әлеге темага диссертация якладылар. Әлеге шәп идеянең авторы Гөлназ Бәдретдин – Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире.
Хезмәттәшебезне уңышлы проектының менә шундый күңелле датасы уңаеннан тәбрик итәбез. «Печән базары» быел 30 июльдә 12.00- 22.00 сәгатьтә узачак.