90 СЕЗОН

Яңалыклар

3 НЧЕ НОЯБРЬ — С.ЧАНБА ИСЕМЕНДӘГЕ АБХАЗ ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫ – «КУЯННАР ҺӘМ БУАР ЕЛАННАР» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

С.Чанба исемендәге Абхаз дәүләт драма театры коллективы әлеге фестивальдә беренче тапкыр катнаша. Театр коллективы фестивальнең символы — “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде.
Спектакльнең режиссеры Мәдинә ханым Аргун җылы каршы алулары, һәрчак ярдәм итеп торулары өчен театр коллективына үзенең рәхмәтен җиткерде.
Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк отышлы булмаган моментлары турында да фикер алышынды. Театр тәнкыйтьчеләре бертавыштан: «Фазыл Искәндәрнең әсәрләрен сәхнәгә кую бик авыр һәм күп көч, осталык таләп итә, ләкин режиссер боларның барысына да ирешкән», — дип йомгак ясадылар.