90 СЕЗОН

Яңалыклар

Сүнмәс йолдыз яктысында!

Тинчурин театрында “Сүнмәс йолдыз яктысында!” дип аталган тарихи-мәдәни экскурслар дәвам итә. Декабрь аенда экскурсияләр мәктәп укучылары һәм студентлар өчен үткәрелде. 9 нчы декабрьдә музей хезмәткәре Наилә Фәйзрахманова башлангыч сыйныф укучыларына театр тарихы, бүгенге тормышы турында мавыктыргыч сөйләде. 10 нчы декабрьдә шулай ук мәктәп укучылары Кәрим Тинчуринның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә белән танышты. Музей мөдире, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Вәлиәхмәт кызы кунакларга бөек драматургның иҗаты, шәхси әйберләренә бәйле кызыклы фактлар сөйләде.