90 СЕЗОН

Яңалыклар

23-24 нче октябрь Тинчурин театры сәхнәсендә “Хыялый” спектакленең премьерасы була

Рольләрдә:
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов;
Татарстанның халык артисткасы Ләлә Миңнуллина;
Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов
Театрыбызның яшь һәм талантлы артистлары – Гүзәл Галиуллина, Айдар Фәтхрахманов, Булат Зиннәтуллин, Лилия Камалиева.

Авыл читендәге өйдә өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм аның хатыны Шәрифә карчык яши. Тормышлары әйбәт, ләкин гомернең алтын көзенә кереп барсалар да, алар әле һаман бер-берсен аңларга өйрәнмәгән. Авылга яңа шәфкать туташы Йолдыз килү белән, бу парның көнитешләре бөтенләй үзгәрә. Өстәвенә, яшь авыл советы рәисе Сәлим Йолдызны Гыйззәт бабай белән Шәрифә карчыкка йортка кертә.
Спектакль тамашачыларны дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта көлкеле вакыйгаларның оста бирелеше белән җәлеп итәр. Бу маҗаралар безнең геройларны һәм тамашачыларыбызны да хыял дөньясында йөзәргә, тормышыбызны кадерләргә, ә иң мөһиме, аны сөю хисләреннән үрергә өйрәтәчәк.
Бу матур тарих көтелмәгән финалга китереп чыгарыр һәм беркемне дә битараф калдырмас. Хыял кошына күңелдә һәрчак урын табыла!!!

Касса: 8 (843) 238-56-17
Электрон билет алу: https://tickets.tinchurinteatr.ru/event/1033