90 СЕЗОН

Яңалыклар

21 НЧЕ ДЕКАБРЬ, РСФСРНЫҢ АТКАЗАНГАН, ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТКАСЫ – ИСЛАМИЯ МӘХМҮТОВА 75 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕ!!!

Исламия ханым 55 ел эчендә йөз илледән артык төрле пландагы образлар иҗат итеп, халык мәхәббәтен яулый. Зал тутырып килгән тамашачы яраткан артисткасын басып алкышлады, чәчкәләргә күмде, күркәм юбилее хөрмәтеннән үзенең изге теләкләрен теләде. Исламия Һидиятулла кызының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган – “Тормышымның матур мизгелләре” дип аталган күргәзмә, килгән кунакларны бөек артистканың тормыш сәхифәләре белән таныштырды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова “Республика алдындагы казанышлары өчен” ордены медален, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатын һәм алтын сәгать тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров актрисаны юбилее белән котлап узды, конгрессның югары бүләге – медаль тапшырды. Исламия ханымның гаиләсе, әле күптән түгел генә армия сафларыннан кайткан оныгы – Ришат – барысы да яраткан әни, дәү әнисен юбилее белән котладылар. Татарстан Язучылар берлеге рәисе – Данил Салихов, шагыйрә – Эльмира Шәрифуллина, Татарстан театрлары, Уфа, Ташкент каласыннан килгән кунаклар, туган ягы – Әлки районыннан килгән якташлары, Мамадыш районы вәкилләре һәм, әлбәттә, яраткан Тинчурин театры коллективы Исламия ханымны олуг юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итте. Театрыбызның директоры – Фәнис Наил улы, үз чыгышында: “Исламия апа, син безгә бик кирәк, без сине үзебездән җибәрмибез әле”, — диде. Әйе, Исламия Һидиятулловна, аерым бер театрга гына да түгел, ул – бөтен Татар халкына кирәк!!!