92 СЕЗОН

Яңалыклар

2025 елгы Бөтендөнья сыйфат көне: Россия — сыйфат билгесе иле

Һәр ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә бөтен дөньяда Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә — ул җитештерүчеләрне, белгечләрне, кулланучыларны берләштерә.

2025 елда Бөтендөнья сыйфат атналыгы 10–16 ноябрьдә, ә Сыйфат көне — 13 ноябрьдә узачак.

Быелгы девиз «Россия Сыйфат билгесе иле».

Сыйфат — ул товар яки хезмәтнең үзенчәлеге генә түгел. Ул — көчле икътисад, кулланучылар ышанычы һәм гражданнарның иминлеге нигезе. Югары сыйфат стандартлары тормыш һәм эш өчен уңайлы мохит тудыра, технологияләрне үстерүгә ярдәм итә, илебез продукциясенең дөнья күләмендә абруен арттыра.

Сыйфатның җәмгыять өчен әһәмияте

Россиядә Сыйфат көне — җәмгыять тормышының мөһим юнәлешләренә игътибар итү өчен менә дигән мөмкинлек: тирә-як мохите, сәламәтлек саклау, социаль өлкә, белем бирү һәм мәдәният сыйфаты. Бу көн — җитештерүчеләргә һәм оешмаларга үз казанышлары турында сөйләргә, тәҗрибә уртаклашырга һәм иң яхшыларны билгеләп үтәргә мөмкинлек бирә.

Кулланучылар өчен исә бу көн — илебез җитештерүчеләренә җаваплы хезмәтләре һәм икътисад үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтү мөмкинлеге.

Инициативалар һәм чаралар

Атна дәвамында илнең төрле төбәкләрендә төрле чаралар узачак:

төбәк бәйгеләре һәм күргәзмәләр;

ачык ишек көннәре һәм остаханәләр;

ярминкәләр һәм Сыйфат билгесе белән билгеләнгән товарлар фестивальләре;

мәктәпләрдә сыйфат дәресләре, викториналар һәм квестлар;

конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм форумнар.

Тулырак мәгълүмат

Бөтендөнья сыйфат атналыгын үткәрү турында тулы мәгълүмат, методик материаллар түбәндәге сылтамаларда урнаштырылган:

rskrf.ru/qualityday

kachestvo.pro/news/qw

2025 елгы Бөтендөнья сыйфат көне: Россия — сыйфат билгесе иле
2025 елгы Бөтендөнья сыйфат көне: Россия — сыйфат билгесе иле