90 СЕЗОН

Яңалыклар

20 гыйнварда актриса Зөлфия Зарипованың иҗат кичәсе узачак

20 гыйнварда Кәрим Тинчурин театрында Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Зарипованың 55 яшьлегенә багышланган “Дөнья матур, дөнья киң” иҗат кичәсе узачак.

Бенефиста спектакльләрдән өзекләр уйналачак, биюләр, шигырләр, җырлар башкарылачак. Шулай ук Зөлфия Зарипова катнашкан “Габбас хәзрәт”, “Килен киленне сынар”, “Урын”, “Каргышлы балачак” телефильмнарыннан өзекләр күрсәтеләчәк.

Юбилей кичәсендә Татарстан театрларыннан кунаклар һәм танылган җырчылар көтелә. Юбилярны курсташлары – икенче буын щепкинчылар (Зөлфия Зарипова 1988 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлый): Илдус Габдраханов, Илсөя Төхфәтуллина, Мәрьям Йосыпова, Айрат Арсланов, Раушан Шәрипов, Ренат Аюпов, Фердинанд Хафизов һәм башкалар котлаячак.

Кичәнең режиссеры – Резедә Гарипова.

К.Тинчурин исемендәге театрның матбугат үзәге