90 СЕЗОН

Яңалыклар

2 НЧЕ НОЯБРЬ — О.БАТЫРАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ДАРГИН МУЗЫКАЛЬ-ДРАМА ТЕАТРЫ – «ГУГЛАХАЙ» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

О.Батырай исемендәге Даргин музыкаль-драма театры коллективы әлеге фестивальдә катнашуы өчен “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде.
Даргин әкиятләренә нигезләнеп язылган «Гуглахай» спектакле нәни дусларыбызның күңеленә хуш килде. Бәйрәм көннәрендә аларга менә дигән бүләк булды.
Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк отышлы булмаган моментлары турында да фикер алышынды.