90 СЕЗОН

Яңалыклар

15 нче сентябрь – Кәрим Тинчурин туган көн!

15 нче сентябрь – бөек драматург, актер һәм режиссер, рухи остазыбыз Кәрим Гали улы Тинчурин туган көн. Быел күренекле әдипнең тууына 134 ел. Шул уңайдан, традиция буенча, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Кәрим ага Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды.
Чарада театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов, театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов бөек әдип белән бәйле фикерләрен уртаклашты. Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов тарафыннан, Кәрим ага рухына дога кылынды. Чараның сценарий авторы һәм алып баручысы – театрның музей мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова.