90 СЕЗОН

Яңалыклар

13 НЧЕ ФЕВРАЛЬ К.ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫ ЧУАШСТАН ТАТАРЛАРЫ МИЛЛИ-МӘДӘНИ МӨХТӘРИЯТЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ

13 нче февраль К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятендә кунакта булды.
К.Тинчурин театры һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте озак еллар дәвамында аралашып яши. Дустанә очрашуда Чуашстан татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов һәм Тинчурин театры артистлары , баш администратор Зөлфия ханым Бәшәрова белән бергәләшеп күп еллар дәвамында ике арада салынган иҗади дуслык күпере турында әңгәмә һәм фикер алышулар белән үрелеп барды. РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия ханым Мәхмүтованы барлык Чуашстан халкы олуг юбилее белән чын күңелдән котлап, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Очрашуыбыз ”Кара пулат” мәчетенең имамы Фәнис хәзрәт Сафиуллин, Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте мөфти урынбасары, Русия ислам университеты дини белем бирү ресурс үзәге җитәкчесе, Тукай авылы мәчете имамы Наил хәзрәт Җамалетдиновның үгет-нәсыйхәтләре, «Мишәр» ансамбле тарафыннан башкарылган җыр-биюгә үрелеп барды. Тамашачылар белән аралашу да аеруча күңелле булды. Очрашу «Син бит минем бергенәм» спектаклен карау белән дәвам итте.

9ltmNUrjbrM a9thD3xLSqA arpDUqqYAuw DNLS1mnXIjU -JlZvFvLKUs KuEoBNPizqE qF8k5NwyWdA RATpg4kSMAc