90 СЕЗОН

Яңалыклар

13 НЧЕ ДЕКАБРЬ КАЗАН ШӘҺӘРЕНЕҢ ВАХИТ РАЙОНЫ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ №1 ГИМНАЗИЯДӘ МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КӘРИМ ТИНЧУРИН ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫ АРТИСТЛАРЫ КАТНАШЫНДА ҖЫЛЫ ОЧРАШУ БУЛЫП УЗДЫ.

13 нче декабрь Казан шәһәренең Вахит районы Габдулла Тукай исемендәге №1 гимназиядә мәктәп укучылары һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары катнашында җылы очрашу булып узды. Киләсе, 2019 нчы ел – Театр елы – уңаенннан үткәрелгән әлеге чараның максаты – укучыларда кече яшьтән үк театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
“Театр яктылыкка, нурга илтә…” – очрашуның нәкъ шул шигырь юллары белән аталуы да, юкка түгел, чөнки гимназия бөек татар шагыйре – Габдулла Тукай исемен йөртә. Һәм әлеге очрашуыбыз да Татарстанның атказанган артисткасы – Гөлназ Нәүмәтова укылуында “Театр” шигыре белән башланып китте. Театрыбызның музей мөдире – Розалия ханым Чабатова укучыларны татар театры тарихы белән таныштырып үтте. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры турында укучыларның белемнәрен тикшереп, бергә-бергә төрле кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән Илнур Байназаров “Герман көе” җырын башкарып, Диләрә Фәттахова һәм Илнур Байназаров “Назлы кияү” спектакленнән өзекләр күрсәтеп, укучыларны театр дөньясына алып керделәр. Гөлназ Нәүмәтова исә укучыларга сәхнә серләрен ачып, төрле күнегүләргә өйрәтте. Татарстанның атказанган артисткасы – Әлфия Хәсәнованың чыгышы укучылар күңеленә хуш килде, театр сәнгатенең нечкәлекләрен аңлауга этәргеч ясады. Театрыбызның, алыштыргысыз баянчысы — Алмаз Ахунов, татар көйләреннән тезмә уйнап, укучыларның мәхәббәтен яулады.