90 СЕЗОН

Яңалыклар

Тинчурин театры Кайбычка спектакль белән килде

Тинчурин театры 9 ноябрьдә Кайбычта «Кияү урлау» спектаклен күрсәтте. Бүген  иҗади сәфәр Балтачта дәвам итә.

Тамашаны карарга мәртәбәле кунаклар – Кайбыч районы башлыгы урынбасары, Совет рәисе урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы, Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәмидуллин Илмас Илдар улы килделәр. Күренекле драматург Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган гастрольләрнең уңышлы узуы белән котладылар. Чыгышларында Тинчурин театрының татар сәнгатен үстерүдәге өлеше, яшь буынны тәрбияләүдәге әһәмияте хакында ассызыкладылар.

Иҗат төркемебезне яратып кабул итүләре өчен Кайбыч районы халкына олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Спектакльнең сюжеты болайрак. Кайчандыр ике дус – Азват белән Садрый туганлашырга уйлыйлар. “Әгәр беребездә кыз, ә икенчебездә малай туса – өйләндерербез!” – дип, ант әйтешәләр. Ләкин икесенең дә малай туа. Шулай итеп, ант онытыла. Әмма үләренә өч көн кала (!) Азват бабай күптәнге антны исенә төшерә һәм хәзер йоланың оныкларга күчүен белдерә. Соңгы әманәт үтәлмәгән очракта, нәселгә бәхетсезлек киләчәк дип искәртә. Нәтиҗәдә, бабай өчен махсус никах оештырырга, шуңа кияүне урларга булалар.

Тинчурин театры матбугат хезмәте

Тинчурин театры Кайбычка спектакль белән килде
Тинчурин театры Кайбычка спектакль белән килде