90 СЕЗОН

Яңалыклар

12 нче апрельгә багышланган яңа бәйге “ПОЕХАЛИ”!!!

Дуслар, бездә яңа бәйге! – “ПОЕХАЛИ!”
12 нче апрель – Космонавтика көне уңаеннан, уен-бәйге игълан итәбез.
Күккә очарга кем генә хыялланмады икән?! Безнең репертуардагы бер спектакльнең герое да инде ничә еллар очарга хыяллана. Кем икән ул һәм кайсы спектакльдән?.. Җиңүчене 12 нче апрель көнне очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгелибез. Шул спектакльгә ике кешелек чакыру билеты бүләк итәбез!
Юрий Гагарин әйтмешли – “ПОЕХАЛИ!”