90 СЕЗОН

Яңалыклар

Резедә Сәләхова «Манзара» тапшыруында кунакта булды

12 гыйнвар Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Резедә Сәләхова ТНВ каналындагы «Манзара» тапшыруында кунакта булды. Артистка исә «Мәхәббәт баскычы» спектакленең кечкенә юбилее – 200 тапкыр уйналуы турында сөйләде. Исегезгә төшереп китәбез, 18 гыйнвар 18:30 сәгатьтә әлеге спектакльне Тинчурин театры сәхнәсендә күреп булачак. «Манзара» чыгарылышын иртәгә, ягъни 13 гыйнвар, ТНВ һәм ТНВ Планета каналларында карый аласыз.