90 СЕЗОН

Яңалыклар

1 октябрь Тинчурин театрында көтеп калабыз!!!

1 нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, 18:00 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры олы буын вәкилләренә бәйрәм бүләге – “Безнең ишегалды хатирәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәк.
Бәйрәм кичендә өлкән буын тамашачыларыбызны гомернең иң матур чоры – яшьлеккә алып кайтачакбыз. Ретро җырлар, шигырьләр, үзенчәлекле фотозона һ.б. сюрпризлар – барысы бергә узган чорга хас атмосфера тудырачак, ә иң мөһиме кадерле кунакларыбызга чын мәгънәсендә бәйрәм мизгелләре бүләк итәчәк. Мондый тамаша бары тик иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара өлкәннәр көнендә һәм бары тик Тинчурин театрында узачак!