90 СЕЗОН

Яңалыклар

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

Кадерле дуслар! Сезне якты һәм кояшлы бәйрәм – 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Эшләрегез һәрчак уң, табыннарыгыз мул, тормышыгыз, май ае кебек, шау чәчәкле булсын! Яз аенда табигать яшеллеккә төренгән кебек сез дә бәхеткә күмелеп яшәгез!
Сезгә исәнлек-саулык, җылы матур көннәр һәм күңелле яллар телибез!!!