90 СЕЗОН

Яңалыклар

1 нче апрель вакыйгаларга бай көн булды

К.Тинчурин театры артистлары гел иҗатта. Газиз театрыбыз бинасында дисеңме, я булмаса республикабыз һәм илебезнең төрле төбәкләрендә дисеңме. Театрның репертуары бик бай, нәни балалардан башлап өлкән буын кешеләренә туры килерлек спектакльләр уйнала. Кичә генә, 1 нче апрельдә күпме вакыйга булды. Столбище бистәсендә ике спектакль куелды. Берсе, балалар өчен Шамил Фәрхетдиновның өр-яңа “Тылсымлы арена” әкияте булса, икенчесе, инде ничә еллар зур уңыш белән бара торган “Гомер буе сине көтәм” спектакле.
Ә театрда, инде күркәм традициягә әверелеп баручы, мәгънәле даталарда спектакль алдыннан концерт кую оештырылды. Бу юлы махсус кунагыбыз танылган юмор остасы Әбри Хәбриев иде. Анда театрыбызның танылган артисткасы Айсылу Мөсалләмова, реклама бүлеге хезмәткәрләре Айгөл Закирҗанова һәм Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза катнашты. Бу чараны оештыручы да Илсур Мортаза. Кичәне “Беренче мәхәббәт” спектакле дәвам итте. Иң мөһиме, һәрвакыт тулы заллар Тинчурин театрында!

1 нче апрель вакыйгаларга бай көн булды 1 нче апрель вакыйгаларга бай көн булды 1 нче апрель вакыйгаларга бай көн булды 1 нче апрель вакыйгаларга бай көн булды 1 нче апрель вакыйгаларга бай көн булды
1 нче апрель вакыйгаларга бай көн булды 1 нче апрель вакыйгаларга бай көн булды 1 нче апрель вакыйгаларга бай көн булды 1 нче апрель вакыйгаларга бай көн булды 1 нче апрель вакыйгаларга бай көн булды