90 СЕЗОН

Яңалыклар

Өч аршын җиргә лаек булырга кирәк әле! (Автор – Алсу Сәлахова, Чыганак – “Идел”)

13 февральдә КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Тинчурин театры+” проекты кысаларында студентлар белән очрашты.

Күрешүнең төп сәбәбе Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” премьерасы турында фикер алышу иде. Очрашуда Татарстанның атказанган артистлары — Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Ренат Шәмсетдинов һәм Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты — Резедә Сәләхова катнашты. Әсәрне режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәгә ике төрле состав белән куя. Киләсе куелыш Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизов, Зөлфәт Закиров һәм Гүзәл Галиуллина уйналышында булачак.
Театр белгече, әдәбият кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәре турында берничә кызыклы факт белән бүлеште:

1. Язучы повестьнең синопсисын, ягъни әсәрдәге төп моментларны, геройлары турындагы мәгълүматны, 1961 елда 4 сәгатьтә яза. Әлеге алтын материалны тулыландырып, баетып 1962 елда язып бетерә. 10 елдан соң повестьнең пьеса варианты барлыкка килә.
2. 1976 елга А.Гыйләҗев “Театр” журналына рус телендәге тәрҗемәсен бирә.
3. 1978 елда “Өч аршин җир” пьесасы Станиславский театры сәхнәсендә куелырга тиеш була. Ләкин ул вакытта берәү театр директорына шалтыратып, әлеге әсәр партия сәясәтенә туры килми, аны һичшиксез репертуардан алып атарга кирәк, ди. Генераль репетиция вакытында сәхнәгә чыга торган әсәр чәлпрәмә килә.
4. Беренче тапкыр пьесаны Фаил Ибраһимов Актанышта халык театрында куя. Аны Казанга чакырталар. Яшь булуы сәбәпле, кисәтү белән генә котыла… Фаил Ибраһимов әсәрне трагедия итеп, драма итеп һәм соңгы тапкырында мелодрама итеп куя.
5. Пьесаны башкорт, казах театрлары куйган, кыргызлар кино төшерәбез, дип хат язган булганнар, ләкин даталары әлегә билгесез.

Чара вакытында артистлар спектакльгә кагылышлы фикерләре, хисләре белән бүлеште.
Зөлфия Вәлиева:
– Әлбәттә, бу әсәргә алынгач, мин аны җентекләп өйрәндем. Башта мин аның Илдар Кыямов укуындагы аудиокитабын тыңлап чыктым (А.С.: аудиокитапны https://tatkniga.ru/media-book/rus/ayaz-gilyazov-ech-arshin.html сайтыннан тыңларга була). Аннары пьесса вариантын, соңрак Миләүшә Хәбетдинованың мәкаләләрен укыдым. Сәхнәдә мин 27 ел. Яшь чакта күбрәк җырлый торган яшь кыз рольләрен уйный идем. Олыгая төшкәч, актриса буларак саллы, җитлеккән хатынны уйный торган образ көттем. Илгиз Зәйниевның безнең театрга килеп, үзе күптән куярга хыялланган әсәрендә миңа Шәмсегаян ролен бирүе белән мин бик бәхетле һәм түбәнчелек белән аңа баш иям. Шәмсегаян образы – мин көтеп алган образ.
Гөлчәчәк Хафизова:
– Мин дә Шәмсегаян (студентлар көлеп куя). Илгиз Зәйниев бездә “Өч аршын җир”не куясын белгәч, йөрәк кысылып куйды. Кечкенәдән укылган китап, икмәкләрнең янганы күз алдымда тора, халыкның ул икмәккә зур-интизар булуы да күз алдымда. “Эх, шунда уйнасам ярар иде” дип уйладым. Ул роль миңа бирелгәннән соң мин әле һаман җиргә төшмәдем, Шәмсегаянны уйнаганнан соң искиткеч рәхәт булды. Безнең Ирек белән цехта беркайчан да парлап, ирле-хатынлы булып уйнаган юк иде. Бу да минем өчен зур бәхет булды. Илгиз Зәйниевны режиссер һәм кеше буларак ачтым. Аксакалларча фикер йөртә икән ул…
Ирек Хафизов:
– Чыннан да, бу роль артист өчен бик зур уңыш һәм көтеп алынган образ. Кеше картая башлаган көннәрендә туган ягына тартыла башлый. Әсәрдә яшь Мирвәлиләр туган җирләрен каргап китәләр. Менә мин үзем, Ирек, буларак уйлыйм да, үз туган авылымны күз алдыма китерәм. Бу сүзләр бик куркыныч. Авылын каргап чыккан кешедә горурлык кына түгел, курку да булгандыр.
Ренат Шәмсетдинов:
– Шул ук әсәр, текст, шул ук режиссер булуына карамастан, артистның уйнавыннан да күп нәрсә тора. Шуңа күрә Ирек белән без төрле Мирвәлине уйныйбыз, икебез ике төрле. Минемчә, Мирвәли үзенең куркаклыгын аклар өчен хатынын җәберли.
Резедә Сәлахова:
– Яшь Шәмсегаян белән яшь Мирвәлигә (Артем Пискунов башкаруында) идеаль мәхәббәтне күрсәтү бурычы куелды. Икенче актта аларның ни дәрәҗәдә бәхетсез булуларын күрсәтү, контраст булсын өчен. Текстта ярату турында сөйләшү бер өлештә генә бар. Мәхәббәтне идеальләштерү өчен Илгиз Зәйниев кәҗә йоны символын уйлап чыгарды. Без йон өреп уйныйбыз. Ул ап-ак, җиңел булуы белән геройларның саф, ихлас сөюен күрсәтә. Спектакльдә байлык темасы да, баласызлык проблемасы да күтәрелә.

Чарада өч студентка кызыклы сораулары өчен чакыру билеты бирелде. Очрашуны Миләүшә Хәбетдинова студентларга мөрәҗәгате белән тәмамлады:
– Өч аршын җир күп түгел ул, әмма аңа да лаек булырга кирәк әле! Татарда Мирвәлиләр күп булсын, үз туган җирен яраткан, үз туган җире өчен көрәшкә баскан ир-егетләр булсын. Әйе, кызып, үзенә һөҗүм ясаган кеше Мирвәли, ләкин ул үзендә көч табып, туган җире, әби-бабайлары алдында гафу үтенә. Бүген безнең әдәбиятны, сәхнәне М.Гафури геройлары тутырды: сынган, ир кешегә охшамаган, “төсле” геройлар. Алар эчә, үзенең ирлегенә хыянәт ясый. Без – татар кешеләре. Безнең өчен сәхнәдә геройлар булырга тиеш һәм Мирвәли, Шәмсегаян образлары безнең өчен йолдыз кебек. Сез карагыз артистларыбызга, нинди бәхетле алар! Сәхнә артистларын бәхетле итү сездән, яшь иҗатчылардан тора. Гади әсәрләр аша артист та үзенең җанын, сәләтен ача алмый. Алар өчен мескеннәрне уйнау табигате өстендә террор кебек, алар җәфалана шундый рольләр уйнап. Аяз абыйның рухы хәзер шат, минемчә!

“Тинчурин театры+” проекты турында

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры агымдагы елда театр сөючеләр өчен “Тинчурин театры+” универсаль театраль проектын тәкъдим итә.
Әлеге проект кысаларында театр тамашачылар белән яңа куелган спектакльләр буенча фикер алышулар, иҗат төркеме һәм спектакльдә катнашучы артистлар белән төрле кызыклы очрашулар үткәрәчәк. Әлбәттә, “Тинчурин театры+” билгеле бер спектакль хакында сөйләшүне генә күз алдында тотмый. Универсаль проектның темалары төрле бәйрәмнәргә, театрдагы кызыклы һәм истәлекле вакыйгаларга бәйле рәвештә үзгәреп торачак. Ул укучыларны, студентларны, балаларны һәм олыларны театр яңалыклары белән таныштырачак; аларның мәдәнияткә, театр сәнгатенә кагылышлы күп кенә сорауларына җавап табарга да булышачак. Тамашачылар белән ике араны тагын да якынайтачак. Бу очрашып-күрешүләр, театр бинасыннан тыш, төрле мәйданнарда: югары уку йортларында, китапханәләрдә, музейларда, парк-скверларда түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, театраль экскурслар, мастер-класслар, мавыктыргыч уеннар форматында үтәчәк. Чаралар бушлай үткәрелә.

Автор – Алсу Сәлахова;

Чыганак – “Идел” http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/och-arshyn-irg-laek-bulyrga-kirk-le