90 СЕЗОН

Яңалыклар

Өлкән хезмәттәшләребез белән күрешү

Бүген Тинчурин театры коллективы яшьләре өлкән буын артистларны һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады. Программа күптөрле иде, җыр-бию, шигырь сөйләү, музыка уен коралларында композицияләр башкару дисеңме…

Ләйсән Шакирова, Венера Низамова, Ләйсән Вәлиәхмәтова, Артем Пискунов, Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Рөстәм Гайзуллин, Айдар Фәтхрахманов, Алмаз Ахунов, Ирек Хафизовлар остазларына ихластан изге теләкләрен җиткерде, ныклы сәламәтлек теләде, чыгышлары белән аларның күңелен күрде.

Бәйрәм кичәсен оештырган театр җитәкчелеге һәм профсоюз бүлеге исеменнән дә өлкәннәребезгә котлаулар ирештерелде. Инде вафат булган хезмәттәшләрне дә искә алып, аларның рухына багышлап дога укылды.

Тинчурин театры матбугат  үзәге